Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бакчачы

Үренте якты эзли

Орлык чәчеп, томат үрентеләрен үзләре үстерүче һәвәскәр бакчачыларның күбесе алар исәбенчә "әллә ни әһәмияте булмаган" бер ялгыш җибәрәләр: үрентеләр үсү чорында яктылык җитәрлек булсын өчен тиешле шартлар тудырмыйлар.

Франс ХӘЛИЛОВ,
һәвәскәр бакчачы.

Әйе, алар туфракны да тиешенчә, белеп әзерлиләр - болыннардан, урман аланнарыннан таралып торган чирәм туфрагын алып кайтып куялар, аны урманда элекке елларда ук коелган яфраклардан барлыкка килгән черемә белән аралаштыралар, авыр балчыксыл туфрак булганда, аңа эре ком кушарга кирәк икәнен дә беләләр. Әмма үрентеләрнең яхшы сыйфатлы булып үсүе өчен кирәк булган шартларның һәркайсысы - тукландыру да, дым да, һава да, яктылык та, температура режимы да, башкалары да бердәй мөһим (хәер, үсемлекләрнең барысы өчен дә бу шулай). Агрономия законнарының төп кануннарыннан берсе үсү дәверендә нинди фактор җитәрлек булмаса, нәкъ шул фактор аркасында үсемлекнең үсүе тоткарлану турында сөйли. Тәрәзә төпләренә куеп үрентеләр үстергән чорда исә яктылык җитәрлек булмый. Чөнки, бердән, үрентеләр үстергән вакытта көн озынлыгы кыска, икенчедән исә, яктылыкның куәте җитми. Әйе, дөрес, безнең үзебезгә инде язга авышкан, бигрәк тә кояшлы көннәр нык якты кебек тоела, ә чынлыкта исә тәрәзә пыяласы аша көн яктылыгының яртысыннан да азрагы гына үтеп керә. Суны вакытында сипсәгез дә, никадәр генә тәрбияләсәгез дә, үрентеләр, куе урмандагы үсемлекләр кебек суырылып-сузылып, буйга озын булып үсәләр.

Үрентеләргә яктылык җитәрлек булсын өчен мин үзем баштан ук көн яктылыгы бирә торган ике лампочкалы яктырткычны һәм якты кайтаргыч җайланманы элеп куям. Лампаларны бер-берсеннән 20 - 25 сантиметр ераклыкта итеп арматурага беркетәм. Ә якты кайтаргыч дигәнем лампадан беркадәр озынрак булган, киңлеге 7 - 8 сантиметрлы, ягъни лампаларның тулаем киңлеген каплап тора торган җиңелчә бөкләнгән катыргыдан гыйбарәт. Яктылыкны күбрәк чагылдырсын өчен аскы яклап фанерга да ризык әзерли торган алюмин кургаш (фольга) ябыштырам. Лампаларны башта нибары 15 - 20 сантиметр биеклектә генә эләм, үрентеләр үсә барган саен аларны да күтәртебрәк куям.

Яктылык күләмен арттыра төшү өчен үрентеләр тартмасының тәрәзәгә каршы торган ягына да якты кайтаргыч беркетергә була, мәсәлән, катыргыга шул ук алюмин кургаш ябыштырып куярга мөмкин. Бер яклап, үрентеләргә тәрәзә яктысы төшә, ә икенче яклап исә яктырткыч лампалардан төшкән яктылык чагылып, аларны тагын да яктыртыбрак тора.
Ә тагын помидордан күңел сөенерлек мул уңыш алыйм дисәң, аның сортларын да белеп сайлау таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса