Помидор үстерү СЕРЛӘРЕ
Томатлар эре булсын һәм берничә көнгә тизрәк өлгерсен өчен йод кушылган «эчемлек» эчертергә кирәк: 10 литр суга 3-4 тамчы йод тамызасы һәм тамырына сибәсе. Атнага бер тапкыр бер төпкә 2 литр сибәргә кирәк
200 литрлы кисмәккә шуның 1/3 өлеше кадәр кычыткан белән тузганак яфрагы тутырасың, бер чиләк тирес саласың. Аннары кисмәк тулганчы су тутырасың. Тизрәк әчесен өчен, өстенә пленка каплыйсың. Ун көннән бер пакет «Гумат+7» саласың. Аннары ун өлеш суга бер өлеш катнашма кушып сибәсең.
Бер стакан җылы суга 1 аш кашыгы суперфосфат өстәп, ике тәүлек тотасың да бер чиләк суга салып, помидор куагы яфракларына сиптерәсең. Бу катнашма шулай ук томатларга тиз өлгерергә булыша.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа