Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Нинди томат сортны сайларга?

Бүгенге көндә томатның мәгълүм булган ике меңләп сорты һәм гибриды бар. Шулардан үзеңә кулаен ничек сайларга соң?

Бу сорауга районыбызның Зеленая Роща авылында гомер итүче бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.

Башта шуны төгәл ачыклагыз: сез аны нинди максат белән тыртасыз? Күп еллык тәҗрибәләремннән чыгып, мин  үзем менә ниндиләренә укталдым.

Свежий килеш һәм салат ясап ашау өчен: “Космонавт Волков”, “Драгоценность”, “Бедуин”, “Русский розовый сладкий” һ.б. Тәмле дә, эре дә.

Кышка үз согына салып, маринадлап куяр өчен: җылытканда кабыгы ярылып китми торган цилиндр формалы сортлар – “Драгоценность”, “Вишня желтая”, “Черриколло”.

Тозлап куяр өчен: бик эре булмаган, әмма калын кабыклы сортлар – “Москвич”, “Взрыв”, “Ямал”, “Дубок”.

Кара көздә һәм кышын свежий килеш ашар өчен: “Долгохранящиеся”, “Лежебок”.

Ә хәзер икенче сорау: сезгә ниндие кирәк – иртә өлгерә торганымы, уртача сроктагысымы, әллә соң җитешә торганымы? Безнең урта полосада боларның өчесен дә үстереп була. Иң иртә сортлардан “Москвич” белән “Лотос”ны киңәш итәр идем. Аларны тәрбияләү дә җиңелрәк, бакча эшенә яңа керешеп килүче кеше дә үстерә ала.

Уртача срокта өлгерә торганнарының өстәмә ботакларын еш өзеп торырга, артык үсеп китеп баручы төп сабагын да өстән өзеп куярга кирәк булачак. Әмма белеп торыгыз, иртә өлгерә торган сортларның да озын “буйлы”лары була. Ә соң өлгерә торганнарын безнең шартларда пленка астында, яисә теплицада үстерү әйбәт. Ачык һавада алар үз куагында пешеп өлгермиләр, кырау харап итүе ихтимал.

Поликарбонат теплицада үстерү өчен мин “Русский богатырь”, “Русский розовый сладкий”, “Космонавт Волков” сортларын яхшы дип саныйм.

Сынауларымның тагын бер нәтиҗәсе турында әйтәсем килә. Соңгы берничә елда уңышны аеруча мул биргән сортлар “Взрыв”, “Ямал”, “Космонавт Волков”, “Бедуин” булдылар.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса