Бөгелмәдә һава торышын бик йомшак дип булмый, шактый кырыс. Кышын температура кайвакытта минус 40 градуска кадәр төшә, ә минус 30 - 35 градус инде сирәк күренеш түгел. Шулай булса да, менә озак еллар бакчамда виноград исән-имин кышлап, ел саен уңыш биреп, сөендерә.
Виноград игү белән шөгыльләнә башлар алдыннан, Алтай, Түбән Новгород, Новосибирск бакчачылары белән элемтәгә кереп, башта киңәш-табыш итештем, шуннан соң гына кышка чыдам сортларны сайлап алдым. Яңа сортлар белән эшләргә, сынаулар уздырырга яратканга күрә, баштан ук үземә максат куйдым: якташларыма артык күп чыгымнар тотмый гына кышлата торган чыдамлы виноград сортларын табып, тәкъдим итәргә. Күп тәҗрибәләрдән соң мин дүрт төрле сортка тукталдым: "Алёшенькин", "Загадка Шарова", "Памяти Домбковской", "Русвен". Болар кышкы шартларга чыдам, тәлгәшләре олы, җимешләре эре. Беренчесенең аерым тәлгәшләре хәтта килограммга җиткән чаклар була...
Виноградны бакчама гадәттәге ысул белән утырттым: киңлеге һәм тирәнлеге 60ар сантиметрлы канау казыдым, ватык кирпеч, керамзит салып, дренаж ясадым, ә менә ашламаны аз салдым. Безнең як туфрагы туклыклы матдәләргә болай да бай, ә ашлама да күп булса, виноградым иркәләнеп, озак үсәр дип уйладым. Канауның ике ягы буйлап шпаллар салып куйдым. Шулай итеп, виноград 25 - 30 сантиметр тирәнлектәге траншеяда калган кебек булды. Көзен виноград чыбыкларын температура 5 градуска кадәр суынганчы, төшермәдем дә, кисмәдем дә. Миңа аның кай өлеше өлгереп җиткән, кай өлеше җитлекмәгән икәнен ачыклау кирәк иде. Ә инде һава суынгач, аның җитлекмәгән өлеше туңды һәм мин аны кисеп ташладым. Өлгергән чыбыкларны исә ике җиңсәдә дә 8әр бөре
калдырып, кыскарттым, 3 процентлы бакыр купоросы белән эшкәрттем. Беренче кышта ук виноградыма кырыс мөнәсәбәттә булдым: классик ысул белән җылытып-томалап куймадым, ә чыбык астына 8 - 10 сантиметр калынлыкта ылыслы ботаклар түшәдем. Чыбыкларны сузып салып, тимерчыбык "мөгезләр" белән беркетеп куйгач, өстенә тагын шулай ылыслы ботаклар салып, аннан соң плёнка белән каплап куйдым. Плёнкаларның баш-башларын, җилләп торсын өчен, ачык калдырдым. Аннан инде виноградларымны кар күмеп китте. Бу рәвешле ышыклап, мин берничә максатка берьюлы ирештем: бердән, нарат ылыслары аны тычканнардан саклады; икенчедән, аның "һава суларга" мөмкинлеге бар иде, тончыкмады; өченчедән исә, өч ел дәвамында алып барган сынавым, бу виноградларның шушы рәвешле, ягъни зур чыгымнар чыгармый гына хәстәрләп калдырган көйгә, безнең климат шартларында да бик яхшы кышлавын күрсәтте.
Шунысы игътибарга лаек: виноградны никадәр иртәрәк һәм ныграк җылытып томалап кую аның начар кышлавына сәбәп була, чөнки ул артык җылыда һава җитмәүдән күгәрә. Димәк, артык җылыту файдага түгел. Ә инде туңу мәсьәләсенә килгәндә, еш кына чыбыкның озын итеп, өлгермәгән өлеше белән калдырылуы моңа сәбәп була. Моннан берничә ел элек, сынау өчен, "Загадка Шарова" сортлы виноградның өч чыбыгын шпалердан бөтенләй төшереп тормыйча, кышка шул килеш калдырып караган идем. Аның кар өстендәге өлеше тулысынча туңды, кар каплаган җире (бары тик кар гына) исән калды. Шулай итеп, безнең Бөгелмә шартларында бу виноградны да ышыклап кую кирәклеге ачыкланды.