Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Кышкылыкка тәмле салат рецептлары кирәкме?

Ашларыгыз тәмле булсын!

Аджика

Кирәк булачак

Помидор – 2 килограмм,
Алма – 1 к
илограмм,
Кишер – 1 к
илограмм,
Болгар борычы – 1 к
илограмм,
Ачы борыч – 3 кузак,
Шикәр – 1 стакан, 
Тоз тәменчә, 
Көнбагыш мае – 1 стакан,
Сарымсак – 200 гр
амм.


Әзерләү:
Помидор, алма, болгар борычын, кишерне иттарткыч аша үткәрергә һәм 1 сәгать дәвамында кайнаткач, көнбагыш мае, тоз, шикәр, вакланган ачы борыч һәм сарымсакны салырга. Кайнатып җиткерергә һәм уттан алырга. 
Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябарга
.

 

Лечо

Кирәк булачак:

Болгар борычы - 2 килограмм,
Помидор – 2 килограмм,
Суган – 1 килограмм,
Көнбагыш мае – 150 гр,
Тоз – 2 чәй калагы,
Шикәр – 4 аш кашыгы,
Кара борыч – 1 чәй калагы,
Хуш исле борыч – 4 данә,
Дәфнә (лавр) яфрагы – 2 данә,
9% аш серкәсе (уксус) – 3 аш кашыгы. 


Әзерләү:
Помидорны иттарткыч аша я блендердан үткәрәбез. Суганны ярымбоҗралап, борычны саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм барлык ингредиентларны (уксустан башка) бергә кушып, бу массаны 1 сәгать пешерәбез. Әзер булу алдыннан аш серкәсен кушабыз.
Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса