Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бакчачы

Кышка әзерләнәбез

Көз - бакчаны кышка әзерләү чоры ул. Быел мул уңыш җыеп алганга шатлана-шатлана, алдагы ел уңышы турында да кайгырту кирәк.

Алмагач һәм слива төпләрендә череп коелган җимешләрне калдырмагыз. Алардагы корткычлар тиздән туфракка төшеп китәрләр дә, анда исән-имин кышлап, яз җитүгә үрчи башларлар. Сынган, салынган ботакларны кисеп яндырыгыз, урыннарына бакча кайнатмасы, яисә табигый олифлы майлы буяу белән буяп куегыз.

Кәүсәләрнең һәм эре ботакларның чатнаган кайрылары астында алмагачның иң куркыныч дошманы - җимеш- корткычлар яшеренгән була. Алардан арыну өчен кайрының чатнаган, тишелгән, уелган тигезсез урыннарын, сәламәт кайрыга зыян салмыйча, ипләп кенә чистартырга, кырып алган авыру өлешләрен берәр пленкага коя барып, соңыннан яндырырга кирәк.

Яфраклар коелып беткәч тә агач-куакларны игътибар белән карап чыгыгыз. Коры яфраклар өзелмичә эленеп калган икән, бу шулай ук төрле корткычларның оясы дигән сүз. Каралып каткан хәлдә эленеп калган җимешләрне дә җыеп алып яндыру зарур.

Карлыганның җимеш бирүдән туктаган иске ботакларын шулай ук кисеп алып бетерү сорала. Аларга алмашка көчле үскән берьеллыкларны калдырып, яшьләренең дә артыкларын кисәргә кирәк. Коелган яфракларны җыеп яндыру, агач-куак төпләрен казып кую шарт. 8-10 еллык куакларны инде бөтенләй төпләргә була, алардан сез әллә ни файда күрә алмассыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса