Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Куаклардан гөбләне куркыту өчен бакчада нинди үсемлекләр утыртырга кирәк?

Табигый чаралар карлыганны да, крыжовникны да саклаячак

Әгәр сезнең карлыган яки крыжовник куакларын химик эретмәләр белән агулыйсыгыз килми икән, алдан ук аларны гөбләдән саклаячак дөрес күршелек турында кайгыртырга кирәк.
Тәҗрибәле бакчачылар куаклар янына көчле исле үсемлекләр утыртырга киңәш итә. Моның өчен бәрхет гөл, ала миләүшә, гөлбадран, әрем, меңъяфрак, бөтнек, рәйхан, кориандр, календула (тырнак гөл), чабыр үләне, суган яки сарымсак, ак гәрчич, шулай ук петрушка яки укроп яхшы туры киләчәк.
Әгәр дә яңа үсемлекләр утыртырга теләгегез юк икән, куаклар янына  банка белән чәчәк атучы аю баланы ботакларын куярга була. Ә инде ул чәчәк атып бетергән булса, куакларны томат сабаклары, киселгән суган яки сарымсак коткарыр.
Әмма исегездә тотыгыз, әгәр гөблә яфракларда төпләнсә, көчле исле куркытучы үсемлекләр генә аны саклый алмаячак, тагын да куәтлерәк чаралардан файдаланырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса