Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бакчачы

Косметика безнең түтәлләрдә

Салкын җилләрдән нәфислеген, сафлыгын бераз җуя төшкән тирегезгә түтәлләрдә, болын-урманнарда үскән үләннәр төнәтмәсе ярдәмгә килер. Шундый маска ясарга мөмкин: вак итеп туралган мәтрүшкә белән ромашканы 2 аш кашыгы; берәр чәй калагы аю баланы (бузина) чәчәге һәм геркулес, бодай оны һәм сыек бал алып, барысын бергә кушып бутарга. Барлыкка килгән шушы...

Салкын җилләрдән нәфислеген, сафлыгын бераз җуя төшкән тирегезгә түтәлләрдә, болын-урманнарда үскән үләннәр төнәтмәсе ярдәмгә килер. Шундый маска ясарга мөмкин: вак итеп туралган мәтрүшкә белән ромашканы 2 аш кашыгы; берәр чәй калагы аю баланы (бузина) чәчәге һәм геркулес, бодай оны һәм сыек бал алып, барысын бергә кушып бутарга. Барлыкка килгән шушы массаны биткә, муенга сөртергә. Унбиш-егерме минуттан битне һәм муенны җылымса су белән юарга. Ә коры тирегә крем сөртергә киңәш ителә.

Берәр аш кашыгы күкебаш (медуница), бөтнек, ромашка, кыр наратбашы (хвощ полевой)ны ике яки берьярым литр суда төнәтеп, тирегә компресс ясасаң, бер үк вакытта дәвалау сихәте дә тияр, тирегез дә сафланыр. Кечкенә йомшак сөлгене шушы төнәтмә белән чылатып биткә һәм муенга куегыз. Сөлге акрынрак суынсын өчен өстенә пленка ябыгыз, тик үзегезгә сулыш алырга ара калдырыгыз. Сөлгегез суынгач, процедураны тагын кабатлагыз. Шулай өч-дүрт тапкыр кабатлагач, салкын судан компресс ясагыз.

Кояш нурларыннан кайбер матур кызлар, ханымнарның битләренә сөйкемле сипкелләр сибелә.

Бу чорда бәбәй көткән яисә бала имезгән аналарга составында терекөмеш, цинк, хинин булган препаратлар куллану катгый тыела. Аларга үсемлекләр дөньясы зарарсыз сут һәм төнәтмәләрен тәкъдим итә.

Тузганак чәчәкләренең суытылган төнәтмәсе белән даими юыну битләре­гездәге сипкелләрегезне төссезләндереп җибәрер. Бу җәһәттән су белән бермә-бер кушымтасын сипкелле урыннарга сөртсәң, агармасаң да, кара килеш калмассың. Бик майлы тирегә лимон сутын үзен генә сөртергә кирәк.

Кыяр сутын көненә берничә тапкыр биткә сөртергә. Телемләп киселгән кыяр кисәкләрен биткә куеп 20 минут тотарга.

Петрушканың суты аз була, шуңа күрә аны ваклап турарга һәм өстенә сайнаган су салырга. Суынгач, сөзеп алырга һәм биткә сөртергә.

Өлгереп җитмәгән 100-150 грамм карлыганны изеп, сутын сөзеп алырга да, бер кашык бал кушып, биткә сөртергә. Ярты сәгатьтән лимон суты кушылган салкын су белән битне юарга.

Кишер суты тирегә кояшта янган төс бирә һәм сипкелләрне яшерә. Бу төсне яраткан кызлар, ханымнар кишер сутын битләренә көненә ике тапкыр сөртергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса