Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Коелган алмаларны нишләтергә була?

Күп кенә бакчачылар җәй азагында коелган алмаларны кая куярга дип аптырый. Ә сез беләсезме, коелган алмалар бакча өчен менә дигән ашлама?

Ашлама әзерләү өчен алманы берәр зур савытның яртысына кадәр җыеп салырга кирәк. Өстенә су агызып, 10 көнгә ачытырга калдырырга. Алга таба алмаларны алып су өстәргә. Әлеге сыеклыкка 10 тамчы йод (10 литр сыеклыкка) кушарга.

Әгәр сез аны үсемлекләр үскән җиргә кулланырга теләсәгез, 1 литр катнашманы 10 литр су белән бутарга кирәк. Буш түтәлдә туфракны яхшырту өчен файдаланганда – су белән бутарга кирәкми, түтәлгә шул килеш кенә сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса