Киңәш-табыш
Үсентене ничек сайларга? Уңыш мул булсын дисәң, үсентеләрне дөрес сайлый белү бик мөһим. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, аның шулкадәр тизрәк үсеп китүе турында онытмаска кирәк. Үсентенең артык озын булып үскәнен сайламагыз, барыннан да элек, тамырга игътибарны юнәлтегез. Туфрактан казып алганда үсентенең тамырлары әйбәт сакланганмы - сатып алучы башта...
Үсентене ничек сайларга?
Уңыш мул булсын дисәң, үсентеләрне дөрес сайлый белү бик мөһим.
Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, аның шулкадәр тизрәк үсеп китүе турында онытмаска кирәк. Үсентенең артык озын булып үскәнен сайламагыз, барыннан да элек, тамырга игътибарны юнәлтегез.
Туфрактан казып алганда үсентенең тамырлары әйбәт сакланганмы - сатып алучы башта шуны карарга тиеш. Тамыр системасы яхшы, нык булган очракта гына үсенте яңа урында тиз үсеп китәчәк. Аннары тагын бер мөһим нәрсә - тамырларның кипмәгән булуы бик әһәмиятле. Сез сайлаганда үсентесен суда тоткан яки эченә юеш туфрак салып, целлофанга төргән сатучы янына барыгыз. Яшь тамырның кәүсәдәге кебек кибүдән саклый торган аерым капламы юк, шуңа күрә дә, әгәр тамыр бераз гына булса да җилдә, яисә кояшта торган икән, аны инде корыган дип санарга да мөмкин.
Белгечләр шулай ук үсентенең кайрысын да тикшереп карарга мөмкин икәнлеген әйтәләр. Әгәр дә ул аз гына булса да җыерчыклана төшкән икән, бу аның питомниктан күптән казып алынган булуы, инде кибә башлаганлыгы турында сөйли. Тырнак очы белән кайрыны чак кына кузгатып карасагыз, исән үсентенең кайры асты - яшькелт, ә инде һәлак булганыныкы коңгырт-кара төстә булыр. Үсентенең яфраклары бар икән, бу аның исән икәнлеге турында сөйли, әмма утыртканда ул яфракларны, бөресенә зарар китерми генә, өзеп ташларга кирәк булыр.
Үсенте сатып алырга дип базарга барганда үзегез белән полиэтилен пленка, юеш капчык, һич булмаса, суга манчылган газета алырга онытмагыз.
Үсентене тизрәк бакчага утырту турында да кайгыртыгыз.
Агач утыртабыз
Җимеш агачын яз көне утыртканда, кагыйдә буларак, аның чокырын көздән казып калдыралар. Шулай эшләгәндә үсентене җиргә туң беткәнче үк утыртып калдырырга да мөмкин була.
Көздән казылган чокырга өчтән бер өлешенә кадәр туфрак салып калдыралар. Ул язга кадәр бераз утыра, ягъни басыла төшсә дә, асылда көпшәк хәлендә кала, үзенә кар суларын да әйбәт сеңдерә. Агач үсентесен утыртканда мондый чокырга суны азрак салсаң да җитә.
Агач утыртыр алдыннан чокырга ашлама салырга онытмаска кирәк. Монда органик ашлама да, минераль ашлама да файдалы. Органика сыйфатында янган тирес (кайбер җирләрдә черегән диләр), торф кулланыла. Яңа, ягъни чи тирес салырга ярамый, чөнки черү процессы вакытында ул яшь үсентенең тамырын пешерергә мөмкин. Аннан соң, мондый урыннарны тычканнар да бик ярата торган була.
Минераль ашламалардан фосфорлы һәм калийлы ашламалар салырга киңәш ителә.
Суперфосфат - иң күп файда бирә торган нәтиҗәле фосфорлы ашлама. Әче туфрак өчен фосфор онын да кулланырга була.
Иң яхшы калийлы ашлама - хлорлы калий. Алар булмаса, нитрофос та ярый.
Һәр карыш исәптә
Җиләк-җимеш агачларын куе утыртуның зыяны бар диләр. Утыртканда алмагачның, чия, кура җиләгенең арасын күпме калдырырга икән соң?
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов бакчада җиләк-җимеш агачларын урнаштырганда һәм утыртканда аларны куе утыртуга юл куймас-
ка кирәклегенә басым ясый. "Кайбер бакчачылар, күбрәк төр җиләк-җимеш һәм аларның сортларын үстерү максатыннан, бигрәк тә алмагачларны куе утырталар, хәтта ике алмагач арасын 2 метр гына итеп калдырган очраклар да аз түгел, - ди ул. - Аннары, ике күрше арасында килешү булмаганлыктан, монысы да, тегесе дә агачларны бакча чигенә якынрак утыртырга тырыша. Нәтиҗәдә ике күршенең дә алмагачлар арасы бик якын килеп чыга. Алар, ирек эзләп, сузылып үсәләр, авыру һәм бөҗәкләр күп тарала, уңышы нык кими.
Шуңа күрә бакчачылык ширкәтләрендә алмагачларның рәт аралары да, рәттәгеләренең арасы да - 4 метр, сливаның рәт арасы - 3, ә рәттәгеләренең арасы 2,5 метр, чиянең 2 - 2,5 метр булырга тиеш. Кара карлыган һәм крыжовникның рәт араларын - 2, ә рәттәге араларын 1,5 метр итеп калдыру зарур. Кура җиләген, билгеле, бакча участогының чик буйларына бер рәт итеп, рәттәге куаклар арасын исә 0,5 метр ара калдырып утыртканда иң отышлы исәпләнә. Бакча җиләгенә килгәндә, аны түтәлләрдә 2 рәт итеп, рәттәге җиләк төпләре арасын 25 - 30 сантиметр калдырып утырту кулай булып санала, бу җиләкләрнең үсүе өчен генә түгел, ә аларны эшкәртү өчен дә уңай".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа