Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Кара миләшнең дәвалау үзлекләре шактый

Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытучы Р витамины, кара карлыгандагыга караганда, 2 мәртәбә күбрәк.

Шуңа да әлеге витаминны эшләп чыгарганда кара миләшне төп чимал итеп алалар. Аның җимешләрендә йод та күп.

Дәвалау максатыннан аны күпчелек витамин җитмәгәндә, бөердә таш булганда, гипертония, цистит вакытында кулланалар.

Пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Ә кипкән җимешне дизентерия вакытында киңәш итәләр.

Бакчада кара миләш үстерү

Бакчачыларга кара миләш утыртканда аның яктылык яратканын исәпкә алырга кирәк. Караңгылыкта үскән куакның уңышы 3-4 мәртәбә начар була. Аны үстергәндә куакның яшь ботаклар чыгаруына да игътибар итәргә кирәк. Әгәр яшь ботакларын гел кисеп тормасаң, тышкылары уңыш бирәчәк, ә эчтә, караңгыда калганнары корыячак.

Кара миләш суны бик ярата. Бигрәк тә җимешләре өлгергән чорда су җитмәсә, җимешләре вак, бераз кипкән һәм авызны корыштыра торган булып җитешә.

Халык медицинасында кара миләш

Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 килограмм кара миләшне 700 грамм шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100әр грамм ашарга кирәк.

Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 100әр грамм ашыйлар.

Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 милилитр кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1әр стакан эчәргә.

Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек кудыру өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 миллитр кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4кә бүлеп эчәргә.

Эч киткәндә 1 аш калагы кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.

Эч киткәндә, дизентерия,?? ашказаны, эчәклекләр авыртканда, гипертония вакытында көненә 3 мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 100 миллитр яңа сыгылган кара миләш согы эчәргә.

Ел дәвамында кара миләш, гөлҗимеш һәм кара карлыган чәе эчәргә кирәк. Дәвалаучы чәй өчен 1 аш кашыгы кушылмага 1 стакан кайнар су коярга. Дөрес, бу чәйне 15-20 минут кына түгел, 4-5 сәгать пешерергә кирәк. Көненә 3-4 стакан чәй эчәргә.

Кара миләшне гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында 3 атнадан артык кулланырга ярамый.

Фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса