Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Июньдә башкарасы эшләр

Июнь – бакчада үсемлекләрнең иң көчле үскән ва¬кыты.

Шул ук вакытта корткычларның да күпләп чыга торган чагы. Бу айда башкарыла торган эшләр дә, нигездә, шуларга бәйле.

Карлыган белән крыжовник чәчәк атып туктады, хәзер җимшәннәр үсә. Аларны тукландырырга кирәк. Ай ахырына аларда җимешләр кызара башлый. Әмма бу алар өлгерә башлады дигән сүз түгел әле, ә җи­мешләрдә утчыл кортлары пәйда була башлаганны аңлата, алар җимешнең йомшагын, орлыкларын ки­мерәләр. Андый җимешләрне җыеп алып юк итәләр. Кызара башлаган җимешләрне тагын 2-3 тапкыр җыеп алалар. Корткыч күпләп үрчесә, куакларга тәмәке төнәтмәсе сибәргә кирәк.  

 Кура җиләге чәчәк атар алдыннан аны коң­гыздан, гөбләдән саклау чаралары күрергә кирәк. Алар күпләп үрчесә, 10 литр суга 1 таблетка исәбеннән «ИНТА-ВИР» препараты сиптерегез. Кура җиләгенең яшь үрентеләре күпләп чыга. Аларның һәр метрда (яки ку­акта) 12-15 данә бик куәтле үскәннәрен генә калды­рып, калганнарын төбеннән үк кисеп алалар.

Бакчадагы җир җиләген тукландырыгыз, рәт ара­ларына 3-5 сантиметр калынлыкта пычкы чүбе, ылыс яки туралган салам җәегез. Мыекчаларын даими өзеп то­рыгыз. Лайлач әкәм-төкәм була калса, рәт араларына такта, фанер кисәкләре ташлагыз, аннан соң әледән-әле әйләндереп, аңа ябышкан бөҗәкләрне җыеп юк итегез.

Алмагач кәүсәләрендәге корткыч бөҗәк җыю өчен бәйләнгән тасмаларны да тикшереп торуны дәвам ите­гез. Кирәк булса, агач ябалдашларына элгән банка­ларга корткыч күбәләкләрне җәлеп итә торган сыек­лыкларны өстәп торыгыз. Корткычлар күпләп үрчесә, алмагачка ак әрем кайнатмасы яки «ИНТА-ВИР» эре­мәсе (10 л суга – 1 таблетка) сиптерәләр. Коелган җимешләрне дә, корткычлары җиргә кереп китмәсен өчен, һәр көнне җыеп алырга кирәк.  

Яз көне ялгаган агачларны тикшереп торыгыз, бәйләгән баулары кәүсә кайрысын кисеп кермәсен өчен бушайту кирәк. Ялгаган чыбыкчадан 2-3 үренте үсеп чыкса, арада шәбрәген калдырып, калганнарын яшел чакта өзеп алыгыз.

Чия чәчәк койгач, чия коңгызы, яфракашар һәм башка корткычларга каршы аксыргак, әрем яки тәмәке төнәтмәләре белән коендырыгыз. Тамырдан үсеп чыккан үрентеләрне юк итә барыгыз. Коккомикоз бил­геләре күренә башласа, 1 процентлы бордос сыекчасы сипте­рергә кирәк. Чия турында язылган чаралар сливага да туры килә.

Франс ХӘЛИЛОВ, Зеленая Роща авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса