Чүп үләннәргә, шул ук вакытта төрле корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Аларны орлыклары өлгерә башлаганчы юк итә барырга кирәк.
Чүп үләннәргә каршы химик препаратлар кулланучылар, аларны куллану вакытының чикле икәнен истән чыгармагыз: җимешләр, яшелчәләр
өлгерер чор җиткәндә аеруча сак эш итәргә кирәк.
Коры көннәрдә, туфракның кибеп-коргаксынуына юл куймас өчен, түтәлләргә...
Чүп үләннәргә, шул ук вакытта төрле корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Аларны орлыклары өлгерә башлаганчы юк итә барырга кирәк.
Чүп үләннәргә каршы химик препаратлар кулланучылар, аларны куллану вакытының чикле икәнен истән чыгармагыз: җимешләр, яшелчәләр
өлгерер чор җиткәндә аеруча сак эш итәргә кирәк.
Коры көннәрдә, туфракның кибеп-коргаксынуына юл куймас өчен, түтәлләргә су сибеп тору зарур.
Яңгырдан соң, яисә су сипкәннән соң туфракны йомшартсагыз, дым яхшырак сакланыр.
Бакчагызда черек җиләкләр очраса, аларны чүпләгәндә, сәламәтләренә кагылмаска тырышыгыз. Ә черек җимешләрне я яндырыгыз, я җиргә кү-
мегез.
Бакча җиләгенең дүрт ел уңыш биргәннәрен кисеп алырга, зарарсызландырып җиргә күмәргә, яисә компост өемнәре өстенә салырга кирәк.
Бу җирдә 2 - 3 ел рәттән яшелчәләр үстерергә (бәрәңге, помидор, кыярдан башка) була, ә җиләкне кабат тагын дүрт елдан соң гына утыртырга
мөмкин.
Уңышын җыеп бетергәч, җиләкләрне фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырып, бик яхшылап сугарырга кирәк. Бу эш алдагы ел уңышы
өчен нигез булып тора.
Ай ахырында бакча җиләгенең тамырланган мыекчаларын, август аенда утырта башлаганчы ныгысын дип, аерып алып, махсус түтәлләрдә
үстерә торырга була.
Җимеш бирүдән туктагач, ончыл чык, соры черек кебек чирләр бик көчәеп кенә китмәсә, яфракларны кыркып алу мәҗбүри түгел.
Агач-куакларны азотлы ашламалар белән тукландыруны туктатырга вакыт.
Үсүләрен чикләү кирәк дип табасыз икән, яшь ботакларның артыкларын кисеп ташларга, ә чия-сливаларның исә тамырдан чыккан үсентеләрен юк
итә барырга кирәк.
Шулай ук кура җиләгенең дә яңадан-яңа үрентеләр җибәрү чоры бу. Артыкларын, ныклап үсеп китәргә ирек бирмичә, даими кисеп торыгыз.
Июль ахырында чия һәм сливага бөре ялгау вакыты җитә.
Көзен җиләк-җимеш һәм кышлыйсы яшелчә культураларын тукландыру өчен ашламалар хәстәрлеген күрә башларга була.
Алмасы уңган агачларның уңыш авырлыгыннан ботаклары каерылып төшмәсен өчен терәкләр куярга кирәк.
Бу айда шулай ук теплица һәм парниклар өчен чиста грунт туфрагы әзерләүне дәвам итәләр.