Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Җимеш бакчасы гөрләп үссен

Фашистлар Германиясен Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Кече Бөгелмә авыл җирлеге район Советы депутаты Рәис Шәфыйков инициативасы белән Алга авылына керү юлы буенда җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды.

Кыска гына вакыт эчендә Р. Шафиков крестьян-фермерлык хуҗалыгы карамагында булган җир кишәрлегендә 1 500 төп алма, груша һәм кара карлыган агач-куаклары утыртылды.

Бакчачылар җиләк-җимеш культуралары дөрес итеп урнаштыру, авырулардан һәм корткычлардан саклау киләчәктә яхшы уңыш алырга мөмкинлек бирер дип өметләнә. 
 

 – Җиләк-җимеш бакчасын үстерү идеясе тора салып кына тумады, – ди Рәис Шәфыйков. – Хатыным инде күп еллар үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Бөртекле культуралардан яхшы уңыш алу өчен күп көч таләп ителә. Ел саен ул һава шартларына карап, төрле була. Һәм менә бер ял итеп утырганда, хатыны белән җиләк-җимеш агачлары утырту өчен җир участогы әзерләп, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген төрләндерергә булганнар. Беренчедән, алмагачның чәчәк атуы – авыл җирлегенә килүчеләр өчен могҗизаи тамаша. Икенчедән, җиләк-җимеш бакчасын дөрес итеп үстереп, матди табыш алырга да була. Өченчедән, шәһәр халкы өстәленә үзебездә җитештерелгән, куагыннан яңа гына өзелгән экологик чиста продуктлар эләгә. Һәм иң мөһиме, бу Бөгелмә районында – 9 Май алдыннан, Кызыл Армиянең немец-фашист илбасарларын җиңүе һәм сугыш ветераннары хөрмәтенә барлыкка килгән бердәнбер алмагач бакчасы. 
 

Башта авыл эшкуары җиләк-җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары үстерүнең алдынгы ысулларын үзләштергән, җиләк-җимеш питомниклары көчле эшли торган хуҗалыкларга “разведка” ясый. Безнең төбәк өчен иң кулай сортларны Самара өлкәсендә үстерәләр икән. Күпләп сату бәяләре буенча һәр үсенте өчен якынча 350 сумнан 1 200 төп алма һәм груша агачлары, шулай ук 300 төп кара карлыган куаклары сатып алынган. “Северный синап”, “Лобо”, “Вишневая”, “Жигулевское”, “Дочь панировки” кебек иртә өлгерә торган, көзге, кышкы сорт алмагачлар утыртылган. Грушалар арасында “Мраморная”, “Августовская роса”, “Любина”, “Чижевская” сортларына өстенлек бирелгән. Тәҗрибә өчен бакчачылар берничә куак слива да сатып алган.     
  

 Хәзер үсентеләр вегетация чоры уза. Тиздән аларның тамыр системасы ныгыячак. Яшь агачлар яз-җәй айларында яңа урында җайлашалар һәм берничә елдан җимеш тә бирә башлаячаклар. Алмагачлар утыртканның өченче елында ук уңыш бирә башлар дип көтелә, аннары инде утыз сезон дәвамында бер агачтан ничәмә-ничә тонна хуш исле, тәмле һәм витаминлы продукт алырга мөмкин булачак. 
    Ә менә грушаның тәмен утыртканнан соң бишенче елда гына татып карарга була һәм ул якынча 15 ел дәвамында җимеш бирә. Хәер, алма һәм грушаларның нинди сортлары үсеп китәр, анысын вакыт күрсәтер, күп көч куйган хезмәтнең нәтиҗәсен дә шул вакытта күрергә мөмкин булачак. Ә әлегә тулы куәткә агач-куакларны карау-тәрбияләү бара, ашлама кертелә һәм үсентеләргә су сибелә. Җиләк-җимеш бакчасын карап тоту өчен барлык шартлар да бар, техника, белгечләр, ә иң мөһиме – кешеләрнең яшь агачларны карау теләге. Киләчәктә Рәис Зәкуан улы сугару өчен бакчага зур савыт урнаштырырга һәм мөмкин булган кадәр автосугару системасын үткәрергә планлаштыра. Эшмәкәр ирешелгәннәрдә генә тукталып кала торганнардан түгел. 
  

 – Бу әлегә чәчәкләре генә, җимешләре алда булыр, – дип дәвам итә ул сүзен. – Алга таба алма һәм грушадан повидло ясарга, шулай ук компотлар өчен киптерелгән җиләк-җимеш җитештерергә мөмкин булачак. Моннан тыш, барлык  җимешләрдән свежий сок сыгып булачак бит. Эш җайга салынса, җиләк-җимеш бакчасы мәйданын арттырачакбыз. Тагын бер хыял бар – биредә ял итү зонасы, шулай ук ат-спорты мәйданчыгы яки балалар өчен кечкенә ипподром булдыру. Нәни дуслар, әти-әниләре белән бергәләп, рәхәтләнеп ял да итә алыр, сәламәтлекләрен дә ныгытыр иде...
 

Сергей БРЮХАЧЕВ

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса