Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Җиләк чәчәк атканда

“Җиләк чәчәк атканда бернинди минераль яки химик ашламалар да файдаланасы килми”, – күп кенә бакчачылар шулай диләр.

Алар өчен махсус 5 рецепт тәкъдим итәбез – барысы да бакчачылар еш куллана торган нәтиҗәле чаралар булып санала. 

Селте суы.

1 стакан көл алыгыз да өстенә кайнар су салыгыз. Берәр тәүлеккә калдырыгыз. Шуннан соң  барлыгы 10 литр чыгарлык итеп, су өстәгез.  Чәчәк атканда, җиләкнең тамырларына салырга булла. 1 квадрат метр җиләклеккә 1 литр чамасы ашлама кирәк булачак.

Чүпрә белән тукландыру.

Бер пакет чүпрәне (11грамм) һәм ике аш кашыгы шикәрне ярты стакан чамасы җылы суда эретегез. 10 минуттан соң бу катнашманы 5 литр суга салыгыз. 2 сәгать  торсын. Шуннан соң су белән сыеклап, җиләкнең тамырына салыгыз.  0,5 литр концентратка 8-10 литр гади су алырга кирәк.

Бор кислотасы.

Чәчәк ата башлаганда бор кислотасы эремәсе белән тукландыру бик нәтиҗәле. Бу чараны күпләр шулай ук химикат дип атаса да, ул күбрәк нәкъ менә халык рецептына туры килә, чөнки алына торган матдәләрнең дозалары шулкадәр кечкенә, монда сүз нәкъ менә нәтиҗәле тукландыру турында бара. 2 грамм бор кислотасын 1 чиләк суга салырга, нәтиҗә тагын да яхшы булсын өчен аңа ук 1 грамм марганцовка һәм 1 стакан көл өстәргә мөмкин.

Икмәк төнәтмәсе. Кара ипи яки сохари алырга мөмкин. Тик исегездә тотыгыз, аларда күгәрек эзләре булырга тиеш түгел. Икмәк яки сохари белән чиләкнең өчтән берен тутырыгыз. Өстенә кайнар су салыгыз. Җылы урында 2-3 көн тотыгыз. Шуннан соң сыеклыкны агызыгыз, су өстәп, элекке күләменә кадәр җиткерегез һәм җиләккә сибегез.

Кычыткан төнәтмәсе.

Әзерләгәннән соң сыекчаның исе бик начар булуга карамастан,  нәтиҗәсе бик уңай.  Ярты чиләк итеп кычыткан турагыз. Әгәр кычыткан булмаса, гадәти чүп үләнен кулланырга мөмкин. Өстенә су салыгыз һәм бер атнага җылы урында калдырыгыз. Чиләкне каплап кую яхшырак. Шулай ук бу катнашмага 4-5 аш кашыгы кайнатма яки берәр уч сухари өстәргә була. Бу әчү процессын көчәйтәчәк. Бер атнадан 1 өлеш сыекчага 3-4 өлеш су кушалар.  Бу сыекчаны башта җиләкләрне сугарганнан соң сибү яхшы.  Һәр төп җиләккә чама белән 0,5 литр тукландыргыч сыекча кирәк булачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса