Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

“Геракл” – кура җиләге ул

Безнең Бөгелмә ягы бакчаларына ышанычлы адымнар белән яңа культура кереп килә: ремонтант кура җиләге ул, икенче төрле әйтсәк, бер еллык кура җиләге.


Бу сорт яз көне үсеп чыга да шул елны ук уңыш та бирә. Көзен аны җиргә кадәр кыркып-кисеп бетерәләр, язын исә тагын үсеп чыга, тагын уңыш бирә. Дөрес, җимешләре башка сорт кура җиләкләренә караганда соңрак өлгерә, аның каруы 20-25 июль тирәләреннән алып, кыраулар төшә башлаганчы җиләк бирә. Шулай итеп, җәйнең икенче яртысында, көз айларында рәхәтләнеп искиткеч тәмле җиләк ашарга була. Әйтик, 2011 елда без аның беренче җимешләрен
20 июль көнне татып караган булсак, соңгыларын 8 октябрьдә җыеп алдык. 2,5 ай дәвамында җимешләре пешеп торды! Көзен бөтен сабакларын кисеп бетергәч, "ә моңа җимешләре иртәрәк өлгерсен өчен ничегрәк ярдәм итәргә икән?" дигән сорау туды. Шуңа да язын, кар эреп бетүгә, ул җирне пленка белән каплап куйдым. Билгеле, ул җир атна-ун көнгә алдарак җылынды, кура җиләгенең вегетациясе дә иртәрәк башланды.

Ремонтант кура җиләген тәрбия-ләү-карау гадәти кураларга караганда гадирәк: кышка башларын иеп, бәйләп, язын күтәртеп йөрисе юк. Икенчедән, монысы бигрәк тә мөһим, көзен кураларны кисеп яндырганда бик күп корткычлар һәм чир чыганаклары юкка чыга.

Күп сортларны сынап караганнан соң, мин ремонтант кура җиләгенең "Геракл" дигәненә тукталдым. Уңышны мул бирә (рәсемдә күренеп тора), җиләкләре эре, тәмле. Кураларның биеклеге 1,2-1,3 метр чамасы гына, сабаклары ныклы-юантык, хәтта шулай булуга карамастан, уңыштан ул сыгылып тора - рәтне ике яклап киртәләп, "ярдәм йөзеннән" күтәртеп куярга кирәк.

Бу кура җиләген мин рәтләр арасын 2шәр метр калдырып, куаклар арасын 1әр метр ара белән утырттым. Алдан билгеләнгән урыннарга үсентенең тамыр системасы иркенләп урнашырлык итеп, чокыр казыдым, аның туфрагына яртылаш черемә куштым. Безнең як туфрагы фосфорга ярлы булганлыктан, һәр чокырга берәр аш кашыгы күләмендә икеләтелгән суперфосфат өстәп, бик яхшылап бутадым. Үсентеләрне, тамыр төбен нибары 1,5-2 сантиметрга гына батырып, төп-төз утырттым. Утырткан җирне чокырсу итеп түгел, киресенчә, бераз калкурак итеп калдырдым, чөнки, бердән, су сипкәч, ул болай да басылачак; икенчедән, җимешне күп биргәнлектән, куак төбенә ел саен черемә, янган тирес, яисә компост салырга кирәк булачак, димәк, туфрак катламы күтәрелә барачак. Утыртып, су сипкәч, куак астын таралып торган черемә белән мүлчәләп куйдым.

Кура җиләге җимеш бирә торган чорда мин анда корткычлар да, чир дә очратмадым. Бу сорт җимеш бирә башлаганда, башка кура һәм бакча җиләк-җимешләренә зыян сала торган корткычларның (коңгызлар һ.б.) үрчү активлыгы кимегәнгә шулайдыр.

Вегетация чорында куралар арасын чүп үләннәрдән арындырып, әледән-әле су сибеп тордым. Куралар утыртылган бөтен кишәрлеккә 5-8 сантиметр калынлыкта янган тирес салып, мүлчәләдем, шуңа күрә дә өстәмә тукландырып торасы булмады. Үрчетеп җибәрүнең икенче елында ук уңыш ала башладык.

"Геракл", башка сортлы кура җиләк кебек үк, тамырдан күп үсентеләр җибәрә. Аларны вакытында юк итә барырга кирәк, чөнки әнкә үсемлек бар көчен аны үстерүгә юнәлтсә, уңыш кими.

Куралар чәчәк ата башлауга, 1 литр суга 1 кашык бал салып болгатып, шуны атнага бер мәртәбә үсемлекләр өстенә бөркеп торам. Бал кортларын үзенә җәлеп итеп, серкәләнүгә нык файда итә. Болай эшләү көзгә таба, бал кортларының активлыгы кими башлаган вакытта, бигрәк тә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса