Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Быелгы язгы чәчү өчен уңышлы көннәр

Яшелчәне кайчан чәчәргә?

Яшелчә орлыкларын ай календарендагы уңайлы көннәрдә чәчү отышлы, кәлшәләре нык­лы, уңышы мулдан була.

Чәчү срогын ачык­лаганда, рассаданың кайда үстереләчәген (ачык грунтта, теплицада), культураның сор­тына карап, тишелеп чыккан көннән алып, уңыш бирә башлаганчы күпме вакыт кирәк булуын исәпләп чыгарам. Ай календаре буен­ча быелгы язгы чәчү өчен уңышлы көннәр белән таныштырып үтәм.

Вегетация срогы 140-150 көнлек соң өлгерешле томатларны быел 19-20, 25, 28-29 февральдә чәчәргә ярый. Уртача өлгерешлеләрен – 5-6, 12-18 мартта, иртә өлгерешлеләрен 22, 27-28ендә чәчү тиеш. Орлыкларны әкәм-төкәм кебек итеп төрелгән поролон эчендәге дымлы туфракка чәчәм. Үсентеләрне тәүлегенә 12шәр сәгать фитолампа белән яктыртам. Ике чын яфрагы чык­кач, берәмтекләп күчереп утыртам. Майның 4-5, 11-12се көнне – теплицага, кыраулар куркынычы беткәч, июньнең 12-13ендә ачык грунтка күчерергә ниятлим.

Баклажанның соң өлгерешле ­сортларын – февральнең 12-15, 19-20сендә, уртача өлге­реш­леләрен – 25, 28ендә, Алмаз кебек иртә өлгереш­леләрен 1, 4-6, 11-14 мартта аерым савытларга чәчәм. Теплицага – майның 14-17сендә, ачык грунтка 11-14 июньдә күчерәбез. Соң өлгерешле баллы, ачы борычларны – 12-13 февральдә, уртача өлгерешлесен 16-20се чәчәргә, фитолампа астында үстерер­гә кирәк. Иртә өлгерешлесен 11-18 мартта чәчәргә ярый. Борыч пикировканы авыр кичерә, аерым стаканнарга чәчү отышлы. 9-11 майда теплицага күчереп утыртырга ниятлим. Ачык грунтка 12-13 июньдә күчерәбез.

Кыярны теплицада үстерү өчен, үз-үзен серкәләндерә торган сортларны – апрельнең 10, 13-14ендә, ачык грунтта пленка астында үстерү өчен 25-28 апрельдә аерым савытларга чәчәбез. Өч-дүрт чын яфрагы формалашкач, бер айлык кәлшәне түтәлгә утыртабыз. Үрдерелмәгән орлыкларны япма астына – июньнең 1-3, 7-8ендә, ачык грунттагы түтәлгә 12-15ендә чәчәргә була.  
Сельдерейны, Брюссель кәбестәсен 12-15 февральдә чәчәбез. Тамыр сельдерейның ике чын яфрагы чыккач, пикировка ясыйбыз, 80 көнлек рассада 12-18 июньдә ачык грунтка утыртыла. Брокколи, чәчәк кәбестә, кольрабины мартның 11-18, 27-28ендә вак секция­ле лотокларга чәчәбез, 40-45 көнлек рассада түтәлгә күчерелә. Тернәкләнеп киткәнче, өсләренә төбе киселгән, авызы ачык 5 литрлы су савытлары кап­лап торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса