Бүгеннән тотыныйк
Март мәшәкатьләре Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын дәвам итәргә кирәк. Бу үсемлекләрне әле булачак көтелмәгән салкыннардан да саклаячак. Бураннардан соң агач ботакларына сарылган карны кагып төшерергә онытмагыз. Авыш урыннарга аркылы кар көртләре салып, кар суы тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә...
Март мәшәкатьләре
Агач кәүсәләре төпләрендәге карны таптап тыгызларга, кар тоту чараларын дәвам итәргә кирәк. Бу үсемлекләрне әле булачак көтелмәгән салкыннардан да саклаячак. Бураннардан соң агач ботакларына сарылган карны кагып төшерергә онытмагыз.
Авыш урыннарга аркылы кар көртләре салып, кар суы тотарга әзерләнегез. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны да таптап тыгызлый төшәргә була.
Агач кәүсәләрен, скелет ботакларын, кирәк дип тапкан очракта, кабат акшарлап куегыз.
Алмагач, груша агачларының ябалдашларында кирәк урыннарда кисү-кырку эшләрен башкару зарур. Суыкка чыдам булмаган үсемлекләрне кырку-кисү эшләрен бөреләр уяна башлаган чоргарак калдырыгыз.
Агачларның бик текә күтәрелеп киткән олы ботаклары каерылып сынып төшмәсен өчен аларны тимер чыбык белән кәүсәнең өске өлешенә тарттырып бәйләп куегыз. Тимер чыбык белән кайры арасына автомобиль покрышкасы, агач кисәге кебек әйбер кыс-тырып калдырырга онытмагыз.
Язгы эшләр өчен кирәк буласы коралларны барлап куегыз.
Кошларга оялар ясап элегез.
Кайсы культураны кайда утыртасын чамалап, бакчагызның быелга планын алдан ук уйлап куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа