Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы

Бүгеннән ни эшләргә?

Быел кыш та, яз да табигать сюрпризларга бай булды. Бер суыта, бер җылыта дигәндәй. Бакчачылар аптырашта, нишләргә: яз иртә килде дип, апрельдә үк утырту эшләренә керешергәме?

Мондый чакта,  әлбәттә, тәҗрибәле һәвәскәрләр һәм белгечләр фикеренә колак салырга кирәк. Күренекле бакчачы Фарсил Зыятдиновның җаваплары күп бакчачыларны борчыган кайбер сорауларга ачыклык кертер дип ышанабыз.  
Сорау. Язның шулай иртә килүе бакчада эшләрне дә тизләтергә мәҗбүр итәме?   
Җавап. Табигать җылы һәм суыкның балансын үзе көйли. Яз башында җылы булды,   инде туфрак өлгерде  дип, апрельдә үк яшелчәләрне ачык туфракка утыртып куюдан мәгънә юк. Бу шулай ук бәрәңгегә дә кагыла. Чөнки язның бу аенда һава температурасы вакыт-вакыт шактый ук күтәрелеп китсә дә, үсемлекләр рәхәтләнеп үсәрлек дәрәҗәдә булмый әле. Яз ничек кенә килмәсен, ашыгырга кирәкми.
Сорау. Кайчан утыртырга соң?
Җавап. Суыкка чыдам суган һәм кишерне гадәттәгечә – май башларыннан 15 майга кадәр утыртып бетерергә кирәк. Алданрак утыртылса, суык вакытта, төнгә түтәлләр өстенә пленка ябып куйган очракта да, алар тиешенчә үсмәячәк. Ә инде помидор, татлы борыч кебек җылы яратучы культураларны ачык туфракка бары тик июнь башында, кырау төшү куркынычы узгач кына күчереп утыртабыз.
Сорау. Ә хәзерге көндә нинди  эшләр башкарырга була? 
Җавап. Карлыганнарга, корткычлардан арындыру өчен, кайнар су бөркергә өлгермәгән кешеләргә тиз генә арада шушы эшне башкарырга кирәк. Әмма суны һава температурасы минуска төшкәндә генә бөркисе. Әле кичке, төнге якта эшләп була бу эшне. Кайнар суны вак тамчылар рәвешендә сиптергеч белән бөркү әйбәт. Шулай ук лейка белән дә ярый. Урамда хәтта 1-2 градус чамасы гына җылы булганда  бөркесәң дә, үсемлекнең үсеш нокталарына  зыян гына китерә.
Сорау. Җимеш агачларына корткычларга каршы препаратларны кайчан бөркергә?
Җавап. Боларына инде 15 апрель тирәләрендә тотынырга кирәк.  Бу максатта алмагачка мочевина эремәсе (10 литр суга 2 аш кашыгы исәбеннән) бөркү әйбәт. Алмагач, грушаларның артык ботакларын кисү, ябалдашларын формалаштыру эшен исә, агачтагы соклар хәрәкәткә килә башлаганчы, март ахыры – апрель башларында ук башкарыла. 
Сорау. Күпләрнең көздән утыртып калдырган суган-сарымсаклары тишелеп чыкты инде. Төннәрен булган суыклар аларның уңышын киметер микән инде?    
Җавап. Һава температурасы минус 10 градуска кадәр төшкәндә генә аларга зыян булырга мөмкин. Шуңа да төнлә шундый я түбәнрәк суыту көтелгәндә, түтәл өсләрен пленка белән ябып куярга кирәк. Бу шулай ук виноград үсентеләренә, роза куакларына, лаләләргә дә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса