БӨГЕЛМӘГӘ ЯЗ ЯКЫНЛАША, КҮҢЕЛ БАКЧАГА ТАРТА
Һəр бакчачы белə, бакча эшлəре кышын да тукталмый. Җаен белгəн, җирен сөйгəн бакчачылар нəкъ менə шушы чорда бер-берсенең эш тəҗрибəсен өйрəнəлəр, белемнəре белəн уртаклашалар, газета-журналлардан укып, үзлəрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлилəр, культуралы үсемлеклəр дөньясындагы яңалыклар белəн танышалар. Чыннан да, бакча сезоны башлангач, əллə моңа вакыт каламы? Менə шуларны исəпкə алдык...
Һəр бакчачы белə, бакча эшлəре кышын да тукталмый. Җаен белгəн, җирен сөйгəн бакчачылар нəкъ менə шушы чорда бер-берсенең эш тəҗрибəсен өйрəнəлəр, белемнəре белəн уртаклашалар, газета-журналлардан укып, үзлəрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлилəр, культуралы үсемлеклəр дөньясындагы яңалыклар белəн танышалар. Чыннан да, бакча сезоны башлангач, əллə моңа вакыт каламы? Менə шуларны исəпкə алдык та, газетабызны даими укучыларга һəм бөтен
Россия бакчачыларына яхшы таныш булган якташыбыз - авыл хуҗалыгы фəннəре кандидаты, доцент, атказанган авыл хуҗалыгы хезмəткəре, Зеленая Роща авылында яшəп ятучы, дөресрəге, тынгы белмəс эшсөяр-бакчачы Хəсəн улы Франс ага Хəлилов "дəреслəренең" ярдəме тими калмас дип уйладык.
БƏРƏҢГЕ ТУРЫНДА. Бу хакта сүз барганда, гадəттə: "Иң мул уңыш бирə торганы нинди сорт?" - дилəр. Ə: "Иң тəмле сорт кайсысы?" - дигəн сорауны бик азлар бирə. Мин исə бакчачыларыбызның уйфикерлəрен беркадəр "дөресрəк" юнəлешкə борыр идем. Кайвакытта:"Мин Голландия бəрəңгесе үстерəм!" - дип мактанучылар очрый. Əмма бəрəңге ул безнең Россиядə генə бəрəңге, ə Голландиянең үзендə (башка күп иллəрдəге кебек үк) бəрəңгенең берничə йөз (!) төрле сорты игелə һəм алары да берничə төргə бүленə: ашау өчен, техник сортлар, мал азыгы... Алай гынамы, ашау өчен үстерелə торганнары, мəсəлəн, үзе генə дə əллə ничə төрле була: пешкəндə изелми торганнары - винегрет һəм салатлар өчен; йомшаграгы - башка ризыклар əзерлəү өчен; йомшак һəм үзлесе - кыздыру өчен; боламык өчен дигəне бөтенлəй башка сый-фатлы... Менə шул талəплəргə җавап бирə торганнарының һəркайсысын кибетлəрдə аерым сатып алырга мөмкин. Əлбəттə, һəрберсе өчен үз бəрəңгесен куллангач, ул ризыкның тəмле булмый хəле юк! Өстəвенə, махсус үстерелгəн булгач, əзерлəү барышында туклыклы һəм файдалы матдəлəрен дə югалтмый. Кыскасы, хөрмəтле яшелчəчелəр, бəрəңге сортын сайлаганда, уңдырышлылыгын гына түгел, ə сортның үзлеклəрен һəм максатын да күздə тоту кирəк. Моның чыннан да шулай булырга тиешлеген куəтлəп, Аусбург шəһəреннəн (Германия) Жанна Лебедеваның "Сам хозяин" газетасына язган безнең өчен бик гыйбрəтле хатыннан өзек китерəсем
килə: "Мин Германиядə яшим, Казанга кунакка кайткан идем. Кибетлəрдə сатыла торган бəрəңгенең сорты, составындагы крахмал дəрəҗəсе, нинди ризык əзерлəгəндə кулланыла икəнлеге турында мəгълүмат юклыкка бик аптырадым. Германиядə
җиңелрəк: боларның барысы турында да бəрəңге салынган тартмада язып куела. Хуҗабикə бəрəңгене ни өчен икəнен алдан ук белеп ала: ашкамы
ул, ботка итеп изəргəме, чипсы итепкыздырыр өченме..." (2004 ел, 21 нче сан). Моңа өстəп нидер əйтү урынсыз дип саныйм.
ПОМИДОР ТУРЫНДА. Соңгы бер-ике елда "Русский размер F1" гибриды турында күп сөйлилəр, җиренə җиткереп тəрбия кылсаң, бер-бер помидорының авырлыгы икешəр килограммга җитə! Ə сезнең шулкадəр зур помидорның кемгə һəм ни өчен кирəге бар икəн дип уйлаганыгыз бармы? Гамəлдə кирəк нəрсəме соң бу? Аларның галəмəт зур булуыннан ни файда? Мин үзем, мəсəлəн, кышка консервлаган чакта кабыгы чатнамый торган, эрелеге дə кулай булган сортларга өстенлек бирəм ("Ракета", "Фаворит", "Драгоценность" һ.б.), салат ясап ашау өчен - үзе итлəч, ə тəме бигрəк тə тəмле булган "Космонавт Волков", "Донна Роза", гаилəмнең татлы помидорлар яратучылары өчен - "Вишня желтая", "Черриколла", Яңа ел табынына свежий килеш саклау өчен "Долгохранящиеся", "Жираф" кебек сортларын үстерəм. Тагын кабатлап сорыйсым килə: аларның зурлыгының монда ни катнашы бар? КƏБЕСТƏ ТУРЫНДА. Кəбестə хакында сүз чыккач, Мəскəү авыл хуҗалыгы академиясендə укыган чакта, студент елларымда ук остазыбыз - бер профессорның сөйлəгəне исемдə уелып калган. Узган гасырның утызынчы елларында ук əле безнең Россия яшелчəчелəре Германиядə күргəзмəдə катнашканнар һəм алар тəкъдим иткəн яшелчəлəр арасында 16 килограммлы кəбестə дə булган. Күргəзмəне карап йөрүчелəр, əлбəттə,бик гаҗəплəнгəннəр, əмма барысы да бер үк сорауны кабатлап биргəн: "Бу кадəр зур кəбестəнең кемгə ни өчен кирəге бар: аш-фəлəн пешерү өчен бер-ике көн кисеп алырсың да, ə калганы бит бозылып, əрəм генə булачак?" Чыннан да, кəбестəне максатчан төстə үстерү отышлырак түгелме соң? Тозлау өчен, мəсəлəн, "Слава" сорты, кыш көне свежий килеш куллану өчен "Амагер", "Московская поздняя" һ.б., җəй башында ук
куллана башлау өчен "Июньская","Трансфер F1" кебек сортлар əйбəт. Күлəме-зурлыгы түгел, тəме, максаты əһəмиятлерəк түгелмени? Төсле кəбестəне дə бездə аз үстерəлəр.Ə бит алардан менə дигəн ризыклар əзерлəп була. Мин үзем аны дүрт
срокта утыртам: май башында башлыйм да, 15 көн узган саен яңасын өстəп торам. Җəй буена, кыраулар башланганчы рəхəтен күрəбез.
КАБАК ТУРЫНДА. Авырлыгын 40, хəтта 50 килограммга җиткереп, кабак үстерүе турында сөйлəүчелəр күп. Андый гигантларны ничек кулланырга соң? Малга ашатсаң гына инде.Ə без үзебез бик эре булмаган "Улыбка" сортлы кабак үстерəбез. Шəһəр
җирендə яшəүчелəр өчен дə бик кулай сорт дип саныйм. Тиз өлгерə, салкынга чыдам, мул уңышлы. Тишелеп чыкканнан алып җитлеккəнче 85-90 көн вакыт уза. Кабаклары артык эре түгел - 0,6-2 килолы, берсе-берсе берəр порцияле. Куе сары төстə, сусыл, тəмле, үзеннəн җиңелчə генə хуш ис - кавын исе килə. Без бу сортны бик яратабыз, аннан күптөрле ризык əзерлəп була. Менə бер генə рецепт: хуҗабикə кабакларның өстен кисеп, "капкач" ача (тоткалы капкач була ул), аш калагы белəн эченнəн орлыкларын, уртасын җыеп ала һəм йөземле дөге, дөгеле ит фаршы тутыра, тоз-тəмлəткечлəр сала, аннары капкачын каплап, мичкə куя.45-60 минуттан телеңне йотарлык ризык əзер дə була. Оныкларым гына түгел, песиебез дə бик ярата аны.
ТƏМЛƏТКЕЧ ҮЛƏННƏР. Табыннарыбызда сирəк кунак була торган, əмма витаминнарга, файдалы матдəлəргə бай булган тəмлəткеч үлəннəр турында аерып əйтəсем килə. Салат, сельдерей, петрушка, базилик,кориандр, шпинат, кресс-салат, бораго (кыяр үлəне) һəм башкалар турында əйтүем. Соңгы өчесен, мəсəлəн,түтəлдə кар бетү белəн чəчəргə була. Алар бик тиз тишелеп чыга, минус 7 градуска кадəр салкынга да түзəлəр, 18 - 30 көн эчендə ашарга яраклы да була. Нəкъ менə алар безне,башка яшелчəлəр өлгермəс борын,организмыбызга бик тə кирəк булган витаминнар белəн тəэмин итəргə сəлəтле.Боларның барысы турында да, хөрмəтле коллегалар: бакчачылар,яшелчə үстерергə яратучылар һəм бакча эше белəн кызыксынучы дусларым, реклама өчен дип түгел, ə кирəк нəрсə үстерəбезме, үстергəнебезнең файдасы ни дəрəҗəдə һəм дөрес тукланабызмы дигəн сорауларга җавап эзлəп, сез дə бераз уйлансагыз, фикер йөртсəгез иде дигəн телəк белəн
язам. Ризыкларыбызны яшелчəлəр һəм яшел үлəннəр белəн баетсак,бик файдалы булыр иде бит. Бу урында тагын бер нəрсəне əйтми уза алмыйм. Безнең Россия халкы табынында традицион ризыклар: ипи,бəрəңге, боткалар, макарон, аш һ.б.,
ягъни ярыйсы ук туклыклы ашамлыклар, яшелчə, җилəк-җимеш əз. Ə бит башка иллəрдə бер генə аш табыны да алардан башка узмый. Акчасызлыкка сылтау итəргə дə кирəкми, җиде диңгез артыннан кайтарылган затлы-кыйммəтле җимеш белəн тукланырга дигəн сүз түгел бу. Менə бер мисал.Турист путевкасы белəн Германиядəбулдым. Анда гадəти иртəнге аш болайрак: зур булмаган ит кисəге, 3 - 4 бəрəңге, 2 - 3 кисəк кызыл чөгендер,бер кашык тозлы кəбестə, 2 - 3 кузак борчак, шпинат, петрушка яфраклары - монда бер кыйммəтле экзотик нəрсə дə юк, гади генə яшелчəлəр...Иң мөһиме - нəтиҗə: андагы урамнарда бездəге кебек артык авырлыктан əлсерəп утыручылар юк, һəммəседə хəрəкəтчəн, актив, шат күңелле, ə димəк, сəламəт. Əйе, яшелчə, яшеллек, витаминнар, дөрес туклану нəтиҗəсе бу. Бакчачы укулары Һəр бакчачы белə, бакча эшлəре кышын да тукталмый. Җаен белгəн, җирен сөйгəн бакчачылар нəкъ менə шушы чорда бер-берсенең эш тəҗрибəсен өйрəнəлəр, белемнəре белəн уртаклашалар,газета-журналлардан укып, үзлəрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлилəр, культуралы үсемлеклəр дөньясындагы яңалыклар белəн танышалар. Чыннан да, бакча сезоны башлангач, əллə моңа вакыт каламы? Менə шуларны исəпкə алдык та, газетабызны даими укучыларга һəм бөтен Россия бакчачыларына яхшы таныш булган якташыбыз - авыл хуҗалыгы фəннəре кандидаты, доцент, атказанган авыл хуҗалыгы хезмəткəре, Зеленая Роща авылында яшəп ятучы, дөресрəге, тынгы белмəс
эшсөяр-бакчачы Хəсəн улы Франс ага Хəлилов "дəреслəренең" ярдəме тими калмас дип уйладык.
Кышкы уйланулар
Мин бик күп бакчачылар, яшелчə үстерүчелəр белəн хат алышам. Үзебезнең төбəктə яшəүче бакчачылар белəн дə очрашып торам. Кагыйдə буларак, алар миңа мул уңыш алуга ничек ирешергə, помидор, кабак, бəрəңгене дəү-эре итеп үстерү өчен ни эшлəргə дигəн сорауларны еш бирəлəр. Шул ук вакытта яшелчəне эре итеп үстерү ул əле бакчачының иң зур казанышы түгел икəнлеге турында уйланучылар аз. Алай гына да түгел,мəсьəлəгə болай берьяклы гына карау ялгыш фикер ул, дияр идем...
/Ф. ХƏЛИЛОВ/.
Сəхифəне Əлфинур ШƏВƏЛИЕВА əзерлəде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа