Безнең урта табигать шартларында май һәвәскәр бакчачылар өчен иң “кызу” ай.
Бакчачыны бу чорда бөтен эш: җирне казу, утырту, үсемлекләрне кыраулардан саклау, корткыч бөҗәкләрне тоту өчен кәүсәләргә тасма бәйләү һәм башка бик күп эшләр берьюлы көтеп тора.
Беренче булып, таралып үскән карлыган һәм крыжовник куакларының як-ягын киртәләп алыгыз. Көз көне картайган куакларны яшьләренә алыштырырга уйлыйсыз икән, чит-читкә ботаклар иеп күмегез. Көз көне менә дигән куәтле үсентеләр әзер булыр. Ботакларын киртәләп күтәрткәч, карлыган һәм крыжовник төпләрендәге туфракны йомшартырга була.
Кагыйдә буларак, майның беренче числоларында агач-куаклар утырту төгәлләнә. Аларга су сибеп, төбен мүлчәләп куярга онытмагыз.
Айның беренче яртысы — агачларга чыбыкча ялгау өчен иң яхшы вакыт. Шулай да ялгау көнен агачлардагы бөреләр торышына карап билгеләү дөресрәк булыр. Ашлау-ялгауны булачак ялгаулыкларда бөреләр бүртеп, бераз ачыла башлагач үткәрәләр. Чөнки бу чорда, агачларда сут хәрәкәте башланып, ялгаган чыбыкчалар туклану алачак дигән сүз. Ә менә чыбыкчаларда бу вакытта бөреләр әле ачылмаган булырга тиеш. Бу – уңышлы ялгау өчен иң әһәмиятле шартларның берсе.
Майның беренче көннәрендә ремонтант җиләкләргә элпә ябыгыз. Тулысынча капламасагыз, бер яки берничә рәтне генә ышыклагыз. Ул рәтләрдә җиләкләр гадәттәгедән 10-15 көнгә иртәрәк өлгерер.
Майда урта климат шартларында кыраулар еш төшә. Бакча чәчәк атканда, алар бигрәк тә куркыныч. Алмагачның чәчәк бөреләре 3-4 градус салкынны да кичерә алсалар, ачылган чәчәкләре 1 градус салкында ук өшиләр. Түбән, чокырсу урыннардагы бакчаларны кырау тиз суга.
Агач-куакларыгыз чәчәк аткан чорда, кырауга каршы төтен җибәрү өчен, бакчаның төрле урыннарында күчләр әзерләгез. 4 сутый бакча үсентеләрен саклап калу өчен 6-8 җиргә күч кую җитә. Бакчачылар өчен махсус кибетләрдә төтен шашкалары сатып алырга була, алар кулланырга уңай.
Кайбер белгечләр бакчаларны кыраудан агач ябалдашларына су сибеп сакларга мөмкин дип саныйлар. Минем бик күп тапкырлар сынап караганым бар, бу чара файдасыз. Алай гына да түгел, хәтта зарарлы да: кырау сугу зыянын арттыра гына төшә.
Җылы көннәр башлану белән, корткыч бөҗәкләрне җыю өчен, кәүсәгә бәйләгән тасмаларны тикшерә башлагыз. Андагы корткычларны юк итегез. Ябалдашларга, корткыч күбәләкләрне җәлеп итә торган сыекчалар салып, киң авызлы банкалар элегез.
Агач-куаклар чәчәк ата башлауга, аларга бал кушылган сыекча бөркергә онытмагыз. 4-6 сутый бакча җиренә, кортларны җәлеп итү өчен, 1 литр суда 1 аш кашыгы бал эретеп бөркү җитә. Бакчагызда умарталар булса, алай баллы су сиптереп торуның хаҗәте юк.
Җимшәннәр барлыкка килә башлауга, үсемлекләрне тукландыру вакыты җитә. Сыер яки кош тизәге кебек органик ашлама төнәтмәләре белән тукландыру әйбәт. Алар булмаса, минераль ашламалар да ярый. Тукландыргач та, үсемлекләргә күп итеп су сибегез. Су белән бергә туклыклы матдәләр тамырларга тизрәк төшеп җитәчәк.
Ай ахырына таба чүп үләннәр бик актив үсә башлый. Агач, куак төпләрен, җиләклек араларын йомшартыгыз. Тамырдан үсеп чыга торган күпьеллык чүп үләннәрен юк итүгә аеруча игътибар бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа