Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Бакчагызга ашыгыч ярдәм кирәкмиме?

Кыш үтеп бара. Бу җимеш агачлары өчен дә, чәчәкләр-куаклар өчен дә зур сынау чоры булды. Бигрәк тә кар аз, ә һава температурасы я бик түбән, я нормадан югарырак булып, аннан кисәк суыткан быелгыдай кырыс кыштан соң культураларга аеруча игътибарлы булу сорала. Димәк, хәзер бакчачылар өчен дә сынау чоры җитте. Җимеш...

Кыш үтеп бара. Бу җимеш агачлары өчен дә, чәчәкләр-куаклар өчен дә зур сынау чоры булды. Бигрәк тә кар аз, ә һава температурасы я бик түбән, я нормадан югарырак булып, аннан кисәк суыткан быелгыдай кырыс кыштан соң культураларга аеруча игътибарлы булу сорала. Димәк, хәзер бакчачылар өчен дә сынау чоры җитте.

Җимеш агачлары ничек кышлаган, яшь ботаклар, бөреләр өшемәгәнме икән? Моны белү өчен чәчәк бөреләре булган берничә яшь ботакны секатор белән кисеп алып сулы савытка утыртыгыз һәм өйдә 2 - 3 көн тотыгыз. Аннары ботакны судан алып, бакча пычагы белән аркылы кисегез дә киселгән урынын җентекләп тикшерегез. Зарарланмаган өлеш - ачык төстә, бераз өшегәненең - уртасы көрән була, әгәр инде бөтенләй туңган ботак тоташка каралып чыга.

Берьеллык үсентеләрнең өшү-өшемәве суның төсеннән аерыла: 1 - 2 данә берьеллык чыбыкчаны юеш чүпрәк белән сөртеп, чиста су тутырылган банкага салалар. Җылы бүлмәдә 2 - 3 көн торуга, су чиста калса, үзагач имин кышлаган дигән сүз, ә инде саргылтланса, башка берәр төскә керсә - агач яшәүгә сәләтсез була.

Салкыннарны исән-имин кичергән дип саналган үсемлекләр дә кыштан шактый йончып, хәлсезләнеп чыга. Алар һәлак булмасын өчен бакчачыларга ел әйләнәсенә аерым көч куярга туры киләчәк. Бигрәк тә яз айларында: март, апрель-майларда. Агач-куакларның ябалдашларын, ботакларын гадәттәгедән соңрак - бөреләре бүртә башлагач кына кискәләргә кирәк. Чөнки нәкъ шул вакытта гына кайсы ботакларның салкыннарда зыян күргәнлеге ачык күренәчәк.

Үзагачы (древесина) зарарлану сәбәпле, өске ботакларга дым һәм туклыклы матдәләр күтәрелү кыенлаша, шуңа да туңган ботакларны кыскарта төшү бик мөһим. Кискән урыннарны бакча кайнатмасы белән сыларга онытмагыз.

Өшегән үсемлекләрне минераль ашламалар белән тукландырырга бик үк ашыкмагыз, чөнки алар тамырларга су керүне авырлаштыра. Ә бу чорда үсемлекләр барыннан да бигрәк нәкъ менә дымга-суга мохтаҗ булалар.

Туңа төшкән, өшегән үсемлекләр төбендәге туфракны яңгыр суалчаннары булган черемә белән мульчәләү яхшы. Бу, бердән, дымны яхшы саклый, икенчедән, файдалы микрофлора үрчүгә ярдәм итә. Туфракны әледән-әле йомшартып, чүп үләннәрен утап тору кирәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса