Ашламалар куллануның төп үзенчәлекләре - Калийлы ашламалар
Үсемлекләрнең өченче төп туклану элементы – ка¬лий. Ул үсемлекләрнең органик кушылмалары соста-вына керми, шуңа да карамастан, бик мөһим роль уй-ный – үсемлекләр яшәешендә күп кенә процесслар¬ны көйләүче булып тора.
Үсемлеккә калий җитешми икән, фотосинсез кисәк көчсезләнә, бу исә уңышның күпләп югалуына китерә, җимешләр вак, шул ук вакытта алар төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Калий җитешмәгәнлекнең төп билгесе: яфракларның чит-читләре, төрле-төрле төсмердәге көрән төскә керел, янган кебек куырылып кибәләр. Калийга ныклап кытлык кичерә торган үсемлекләрдә, җирдә дым җитәрлек булуга карамастан, яфраклар да шиңә.
Калий белән тиешенчә тукландырганда, җимеш культуралары һәм җиләклекләр кояш яктысыннан нәтиҗәле файдаланалар, уңыш арта, җимешләрнең, җиләкләрнең сыйфаты яхшыра. Калий тәэсирендә җимеш агачларының кышка чыдамлыгы да арта.
Калийлы ашламаларны да, фосфорлылары кебек үк, туфракка көздән кертәләр. Бик кирәк дип тапканда кайбер ашламаларны яз көне яки җәен дә кертеп була. Шулай да иң яхшысы – көздән кертү, чөнки күп кенә калийлы ашламалар составында үсемлекләр өчен зарарлы матдә – хлор бар. Ашламаны көзен керткәндә кыш дәвамында хлор туфракта нейтральләшә, юыла. Калийлы ашламалар суда яхшы эри.
Калий хлориды – составында тәэсир итүче матдәсе 60 % булган калийлы төп ашлама. Бу – вак-вак алсу кристаллардан торган матдә. Көз көне аны барлык җиләк-җимеш культураларына кертергә ярый.
Калий тозында тәэсир итүче матдә 40 % тәшкил итә. Составында шулай ук хлор да бар. Көз көне барлык җимеш һәм җиләк культуралары өчен кулланыла. Яз һәм җәй көне кулланырга киңәш ителми.
Калий сульфаты – вак кына ак кристаллардан торган ашлама, тәэсир итүче матдәсе 48 % тәшкил итә. Составында хлор юк, шунлыктан безнең бакчалар өчен бик кулай калийлы ашлама булып тора. Көзен бакчаны казыганда да, язын һәм җәен тукландыру өчен дә кулланырга ярый. Составында үсемлекләр өчен файдалы элемент – күкерт булу – аның тагын бер өстенлеге.
Шулай да безнең бакчалар өчен иң яхшы калийлы ашлама – агач көле. Аның составындагы тәэсир итүче матдә 10 % тәшкил итә, аннан тыш көл составында фосфор һәм үсемлекләр өчен кирәк була торган күп кенә микроэлементлар да бар.
Җимеш бирә торган бер алмагач төбенә, гадәттә –120-150, чия төбенә – 50-60, карлыган һәм крыжовникка – 25-30, кура җиләге белән җиләклек рәтләренең һәр метрына 12-15 г исәбеннән калий хлориды салына. Калий сульфаты да шундый ук күләмдә алына. Көлнең микъдары исә 6-7 тапкырга артыграк кирәк була. Калийлы ашламаларның норма микъдарын туфракның нинди типта булуына карап билгелиләр. Комлы туфрак калийга ярлы була. Шуңа да андый җиргә калийлы ашламаларны кара туфраклы җиргә караганда күбрәк күләмдә кертәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа