Ашламалар куллануның төп үзенчәлекләре - фосфорлы ашламалар
Җимеш агачлары һәм җиләк культуралары өчен фосфорның әһәмияте бик зур.
Ул җиләкләр һәм җимешләр барлыкка килү, үсемлек тарафыннан суны экономияле тоту; кышка чыдамлыкны арттыру кебек мөһим процессларда зур роль уйный. Фосфор белән тиешенчә ашлаганда, туклыклы матдәләрнең яфраклардан җиләк һәм җимешләргә күпләп күчүе нәтиҗәсендә, үсемлекнең уңышы бермә-бер арта, җимешнең тәме тәмләнә, химик составы байый төшә – шикәр микъдары арта.
Җимеш агачлары, җиләклекләр фосфор җитмәгәнне бик тиз сизәләр. Бу очракта ал арның тамыры начар үсә, җимешләре үсүдән туктый, тәме, төсе бозыла, чәчәк бөреләре аз санда һәм начар үсү сәбәпле, уңыш кими. Яфраклар вагая, соры-яшел төскә керә, кайчак – та алар зәңгәрсу төс алырга да мөмкин. Шул ук вакытта фосфорлы ашламаны кирәгеннән артык куллану үсемлекләргә зыян гына була. Шуңа күрә бу ашламаны да, башкалары кебек үк, үз вакытында һәм тәртибен белеп куллану кирәк.
Фосфорлы ашламаларны, гадәттә, көз көне кертәләр. Алар суда акрын эри, шуңа күрә дә, үсемлек тамырларына туклыклы матдәләр төшеп җиткәләгәнче шактый вакыт үтә. Ашлама сипкәннән соң җирне казыйлар. Тәҗрибәле бакчачылар бу ашламаны тамырларга тизрәк кертү ысулларын да табалар. Мәсәлән, 40-50 см тирәнлеккә, ягъни үсемлекләрнең тамырына турыдан-туры төшеп җитсен дип, агач ябалдашы әйләнәсенә 80-100 см саен 2-2,5 см диаметрлы тишекләр бораулыйлар һәм аларга гранулланган суперфосфат салалар. Борау булмаса, лом кадап, шул тишеккә тутырырга була. Аннары, ашлама эресен өчен, бик яхшылап су сибәләр.
2-3 яшьлек алмагач төбенә – 50-75 г, ә җимеш бирә торганына – 150-200 г, чия төбенә – 70-80, крыжовник һәм карлыганга – 40-50, кура җиләге һәм җиләклекнең һәр метрына 15-20 шәр г икеләтелгән грануллы суперфосфат салырга киңәш ителә. Ә инде туфракка тирес керткән булсагыз, фосфорлы ашламалар дозасын ике тапкыр киметергә киңәш ителә.
Фосфорлы ашламалардан иң киң таралганнары: 20 % лы грануллы гади суперфосфат һәм 42-46 % лы грануллы икеләтелгән суперфосфат. Алар 3-4 мм диаметрлы соры-күксел борчак рәвешендә чыгарылалар. Суда алар азотлы һәм калийлы ашламага караганда авыррак эриләр. Фосфорлы ашламаны, көз көне җир казыганда, теләсә нинди культурага сибәргә була. Кирәк булса, җәй көне дә кулланалар, тик бу очракта аны, кагыйдә буларак, эретеп сибәләр.
Фосфорит оны (сөяк оны) да яхшы ашлама булып тора. Тик бу төр ашламадагы фосфор матдәсен үсемлекләр авыр үзләштерә. Шуңа да бу ашламаны әче туфракта гына кулланалар. Әйтик, көлсу туфракның әчелеге фосфорит онын үсемлекләр үзләштерер дәрәҗәгә җиткерә. Ә инде гадәти яки карбонатлы кара туфраклы җирдә, туфрак нейтраль яки селтеле булса, фосфорит оны составындагы фосфорны үсемлекләр үзләштерә алмый, димәк, андый җиргә фосфорит оны кертү файдасыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа