Ашлаган җир аш бирә.
Соңгы елларда сәүдә нокталарында ашламаларның бик күп төрләрен очратырга була. Бакчачылар аларны бик теләп кулланалар. Әмма күбебез аларны дөрес файда¬лана белмибез.
Ашлама куллану тиешле нәтиҗә бирсен өчен, аларның төп үзлекләрен булса да белергә һәм истә тотарга кирәк.
Бакча культуралары үсү дәверендә төрле матдәләргә мохтаҗ булалар: һавадан алар сулар өчен кислород, фотосинтез өчен углекислый газ; туфрактан азот, фосфор, калий, кальций, тимер, күкерт алалар. Болары — иң кирәкле һәм зур күләмдә кирәкле элементлар. Әмма туфракта үсемлекләргә бик аз гына микъдарда кирәк була торган башка элементлар да бар. Болар: бакыр, кобальт, бор, цинк, марганец, молибден, магний һ. б. Төрле типтагы туфраклар туклыклы матдәләр составы ягыннан бердәй булмый. Үсемлекләр, беренче чиратта, азот, фосфор, калийга мохтаҗлык кичерәләр. Шуңа күрә дә төп минераль ашламалар составына нәкъ шушы туклану элементлары керә.
Минераль ашламалар гади һәм катлаулыга бүленәләр. Гади ашламаларда һәр элемент аерым-аерым була: азотлы ашламада — азот кына, фосфорлыда — фосфор гына һ. б. Ә катлаулы ашламаларда берьюлы ике яки өч туклану элементы була. Мәсәлән, катлаулы ашлама аммофос составында азот һәм фосфор, ә азо- фоскада азот та, фосфор да, калий да бар.
Бакчаны вакытында дөрес итеп ашлап тору уңышны, һичшиксез, арттыра. Әмма минераль ашламаларның көчле химикатлар икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Ә инде ашламалар һәрчак сезнең ярдәмчегез булып калсын дисәгез, аларны белеп кенә кулланырга кирәк. Бу очракта гади генә бер мисал белән чагыштыру урынлы булыр. Әйтик, пешкән ашның тозы җиңел булса, аңа тоз өстәү кыен түгел. Ә инде аш тозлы булса, аны ни ашап булмый, никадәр генә тозын киметергә тырышсаң да, аның тәме югала. Ашламалар белән дә шулай. Элементлар җитешми икән, үсемлек көчсезләнә, уңыш та түбәнрәк була. Ә инде ашламалар кирәгеннән күбрәк салына икән, ул чакта үсемлекнең бөтенләй һәлак булуы ихтимал. Шуңа күрә дә ашламаларны нинди микъдарда куллануга бик җитди карарга кирәк. Бер үк вакытта туклыклы матдәләрнең нисбәтен дөрес саклау да зарур. Әйтик, җимеш агачларын бер генә төрле ашлама белән туктаусыз тукландырып тору зыян гына китерәчәк. Мәсәлән, туфракта фосфор җитешми икән, аны азот белән алыштырып булмый. Үсемлекнең нормаль үсеше өчен азот та, фосфор да, калий да билгеле бер күләмдә, билгеле бер микъдарда таләп ителә. Мисал өчен, сезнең бакча туфрагында фосфор күләме бер алмагачта 50 кг алма үсәр өчен генә җитәрлек икән, азот белән калий һәм башка элементлар хәтта 300 кг уңыш алырлык күләмдә булса да, алган уңыш барыбер 50 кг гына булачак. Димәк, өстәмә фосфор кертү хәстәрен күрергә кирәк.
Әйткәнемчә, ашламаларның бер төрен генә куллану яхшы нәтиҗәләргә китерми. Әйтик, бәрәңге җиренә азотлы ашламалар (аммиак селитрасы, мочевина) кирәгеннән артык күп кертелсә, бәрәңге сабакка гына үсеп, бүлбеләре кечкенә калачак. Шул ук вакытта алар- ның саны да аз, булганнары да вак, сусыл булачак. Болай ашлаганда помидорлар да көзгә чаклы яңадан- яңа ботаклар җибәреп торачак, төп уңышка зур зыян киләчәк. Димәк, үсемлекләрне азот, фосфор һәм калийны дөрес күләмдә алып ашларга кирәк.
Франс Хәлилов, Зеленая Роща авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа