Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

АЛМАГАЧ ҮСЕНТЕЛӘРЕН НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ – ГАДИ, ӘММА МӨҺИМ 5 КАГЫЙДӘ

Алма үстерү – тәмле һәм файдалы хобби. Витаминлы җимешләрдән тыш, бу агачлар бакчачы ландшафтына бик яхшы өстәмә булачак: язын сез хуш исле чәчәкләр исе белән ләззәтләнә, ә эсседә күләгәдә яшеренә аласыз.

Тик моның өчен агачларга, ә нәтиҗәдә, сезгә дә файдага булачак кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк. Менә алманы уңышлы үстерү өчен 5 киңәш

Дөрес сайла – дөрес утырт

Үсентеләрне һәм сортларын сайлаганда бик сирәк кеше генә бу сортка суыну (чыныгу) өчен  күпме вакыт кирәклеге турында кызыксына. Ягъни алмагачның конкрет бер төренә җимеш бирер алдыннан яхшылап ял итү өчен күпме салкын сәгать “үтәргә” тиеш.

Күпчелек алмагачларга елына суыну өчен 600 сәгать таләп ителә, әмма кайбер сортларга нибары 500 сәгать тә җитә, шул ук вакытта башкаларга моның өчен 1000 сәгатькә кадәр вакыт кирәк. Районлаштырылмаган һәм экзотик сортлар сатып алганда, бу шартны ачыклагыз.

Бер-берсен серкәләндерер өчен ике типтагы алмагач утыртыгыз. Алмагачларның үзсеркәләнү сыйфаты юк, шуңа күрә якынча бер үк вакытта чәчәк ата торган ике төрле сортлысын сайлагыз. Һәм шулай ук сез сайлаган үсенте серкәләндерү өчен туры киләме-юкмы икәнен алдан ук ачыклагыз. Мәсәлән, бик матур кызыл җимеш бирә торган “Джонаголд” гибридлары башка алмаларны серкәләндерә алмый.

Умарта кортлары – алмагачларның төп серкәләндерүчеләре. Җил белән серкәләнү бик сирәк була, әмма алай да мөмкин. Алмагачның урынын билгеләгәндә, шуны искә алыгыз – бөҗәкләрне артык юл үтәргә мәҗбүр итмәгез. Бал кортлары бер чәчәкләрдән серкә җыялар, соңрак икенче агачка таба күчәләр һәм ул серкәләр башка чәчәкләргә тарала. Агачларны бер-берсеннән ерак утыртмагыз  – 30 метрдан артык булмасын. Бу бал кортлары аралаш серкәләндергеч табып кына калмыйча, аның янына проблемаларсыз оча алуга да мөмкинлек бирә.

Язгы кыраулардан зыян күрмәсен өчен алмагач утыртыр урынны һәрвакыт бакчаның иң югары һәм кояшлы җирендә сайлагыз. Әгәр агач уйсу җиргә утыртылган икән, аның тирәсендә салкынча һава булачак, ул исә чәчәкләрне яки өлгермәгән җиләк-җимешләрне һәлак итәргә мөмкин.

Питомниклар, гадәттә, сатуга кичекмәстән утыртырга әзер булган үсентеләр тәкъдим итә. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен якынча бер еллык үсенте сайлап алыгыз. Утыртканчыга кадәр салкынча, күләгәле урында саклагыз. Утыртыр алдыннан агач тамырын 30 минут суда тотыгыз. Су сеңгән арада, тамырлар тулысынча сыярлык итеп, чокыр казыгыз.  Үсентене чокырга урнаштырыгыз һәм туфрак белән күмегез.

Туфракны тикшереп тор

Туфракны һәр ике-өч ел саен тикшерү һәм аңарда рН күрсәткеченең 5,8дән 6,5кә кадәр икәнен ачыклау өчен туфракны тестлаштыру җыелмасын кулланыгыз. Аны күтәрү һәм туфракның ачылыгын киметү өчен известьлау кирәк булачак. Алюмин сульфаты һәм күкерт белән эшкәртү “pH” дәрәҗәсен киметә. Дренажлау мөһим – суда утыручы үсентеләрнең тамырлары һәлак булу куркынычы бар.

Эзлекле рәвештә тукландыр

Кайбер үсемлекләрдән һәм агачлардан аермалы буларак, утырту өчен чокыр әзерләгәндә,  органикадан тыш, алмагачларны утыртканда ук ашлама салу кирәкми. Моның урынына, агач утыртканнан соң ике атна үткәч –алмагачка, тагын алты атна узгач, ул азот белән зарарланмасын өчен, үсенте төбеннән якынча 30 см тирәлектә ясалган канауга ярты кило NPK 10-10-10 ашламасын кертегез.

Үсешенең беренче елыннан соң, иртә язда алма агачына 30 г 10-10-10 комплекслы ашлама кулланыгыз. Аны, агачка алты ел тулганчыга кадәр, ел саен 30 граммга арттыра барыгыз. Ашламаны шулай ук ботак-ябалдашлар киңлегендәге радиуста да кертегез.

Даими рәвештә кисеп тор

Бакча кайчысы ярдәмендә ботакларын даими рәвештә кисеп тору алмагачларның энергияле үсешен һәм тамырлашуын тәэмин итә.

Утыртканнан соң ук агач төбеннән якынча 70 см биеклеккә кадәр очын кисеп алыгыз. Бу үсентегә энергиясен тиз үсү өчен тамырга юнәлтергә ярдәм итәчәк.  Утыртканнан соң бер ел үткәч, кәүсәдәге барлык ботакларны тагын кисеп алыгыз. Аска үсә, башкаларына кагыла яки алар белән кисешә торган барлык ботакларны кисегез. Җәен агач тамырыннан үсеп чыккан бөтен вак үсентеләрне дә алып ташлагыз.

Алмагачның сәламәтлеген саклагыз - профилактика чаралары

Алмагачның суга һәм туклыклы матдәләргә көндәшләре булмасын өчен агач төбеннән бер метр ераклыкта чүп үләннәрен утап торыгыз.

Чүп үләннәре үсмәсен өчен 5-10 см калынлыкта мүлчә катламы салыгыз, кимерүчеләр ояламасын һәм тамырлар белән тукланмасын өчен, ул үсенте төбеннән 30 см ераклыкта булсын.

Зарарлы бөҗәкләр яши ала торган үле үзагачны даими рәвештә юк итегез, яфракларны һәм чүп-чарны җыегыз. Кисү өчен секаторның лезвиесен хлорлы агарткычның 10 процентлы эремәсе белән дезинфекцияләгез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса