Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Тагын һәйкәл турында (тулырак материал)

Әниләргә һәйкәл ачылды

25 ноябрь көнне Татар Димскәе авылының мәктәп территориясендә газиз Әниләргә багышланган һәйкәл ачылды. Хәзер мәһабәт, матур сәнгать әсәре укучыларны каршы ала һәм озатып кала. Аны ачу тантанасында авыл советы җитәкчесе Ринат Галләмов, мәктәп директоры Виктория Зәйнуллина, мәктәп укучылары, ата-аналар һәм авыл халкы катнашты. 

Баласын җитәкләгән Ана скульптурасы – рәссам, скульптор Вениамин Лямзинның иҗат җимеше.   

– Әтием Вениамин Васильевич районда танылган кеше – скульптор-рәссам иде. Яңа ел бәйрәмендә шәһәр үзәген бизәп торучы төрле геройлар образлары, сыннар да аның көче белән торгызылды. Кызганыч, әтием бүгенге көндә безнең арада юк. Әлеге сынны ул мин әле бәләкәй чакта ук, әнием Валентина Петровнага багышлап ясаган иде. Анда әнием белән мин сурәтләнгән. Без шәхси йортта яшәдек һәм ул озак еллар безнең йортыбыз каршында, өебезне саклап торды. Быел гаиләбез Казанга күченде, әлеге һәйкәлне башкалага алып китеп, анда тотарга мөмкинлек булмаганга күрә, җәй көне туганым кебек якын кешем – Татар Димскәе авылында яшәүче иптәш кызым Гөлия Дроздовага биреп калдырдым. Алар иптәшләре белән әтиемнең иҗат җимешен матур итеп чистартканнар, буяганнар. Һәйкәл итеп авыл мәктәбе территориясенә куярга теләкләрен белдереп, миннән ризалык сорагач, бик шатланып риза булдым. Тиздән Бөгелмәгә кайтырга уйлап торам, һичшиксез әтием истәлеген барып күрәчәкмен, –  дип сөйләде сын авторының кызы Людмила Лямзина. 

Дөресен генә әйткәндә, скульптураны район дәрәҗәсендә танытып, аны авылга кую идеясе әлеге җирлекнең мәдәният йорты җитәкчесе Олеся Ковалеваныкы. – Гөлия белән бер авылда  яшибез, аралашып торабыз. Аларның ишегалларына кереп, әлеге эшне күргәч, йөрәгем урыныннан кузгалган кебек булды. “Гөлия, изгелекне, матурлыкны чагылдыручы әлеге күркәм скульптураның урыны монда түгел бит”, – дидем. Авыл җирлеге башлыгы белән сөйләштем. Ринат Кәнәфиевич һәйкәлне барып карады һәм безнең идеяне хуплады. – “Мәктәп директорыннан ризалык алганнан соң, аны мәктәп белән балалар бакчасы ишегалдына куярга булдык. Аны Гөлия белән юдык, чистарттык, буяулар алып кайтып буядык. Авыл башлыгы Ринат Кәнәфиевич табличка ясарга сүз бирде. Аны куюны, пьедестал, клумба ясау кебек эшләрне язга калдырдык. Әлегә шундый идеяләр белән яшибез”, – дип сөйләде Олеся Ковалева. 

  • Олесяның ире белән бергәләп, минем ирем скульптураны бик яхшылап урнаштырдылар: тимер каркас куйдылар, гипс белән катырдылар, эретеп ябыштыру ысулы белән беркеттеләр . Ул безнең тәрәзәдән күренеп тора. Аңа карап шатланам. Яз көне тулысынча плитка белән уратып алырга уйлыйбыз. Укытучылар, укучылар да тирә-ягына чәчәкләр утыртырга сүз бирделәр, – дип уй-хисләре белән уртаклаша Гөлия Дроздова.  

Авыл халкы, укытучылар, укучылар барысы да әлеге күркәм эшкә бик сөенә.  

– Без бик шатбыз. Әлеге эшне башкаруда көч куйган һәркемгә рәхмәт. Дөньядагы иң кадерле кешеләребезгә дан җырлаучы, аның бөеклеген күрсәтүче иҗат җимеше авылыбыз күрке. Ул мәктәпкә килгәндә дә, чыгып киткәндә дә һәркемне: олыларны да, балаларны да каршы алып, озатып тора. Укучылар белән бергә тирә-ягын чәчәккә күмеп, матур итеп карап тотарбыз, – ди мәктәп директоры Виктория Зәйнуллина.  

Шулай итеп, районда аналарга багышланган беренче һәйкәл барлыкка килде. Авыл җирендә шундый тырыш, матур, күркәм эшләр күрсәтүче яшь гаиләләр булуы бик сөендерә. Димәк, авылның киләчәге өметле! 

Ләйсән ЙОСЫПОВА. 

Виктория ЗӘЙНУЛЛИНА фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса