Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Спас авыл җирлегендә 10 янгын хәбәрчесе урнаштырылды

2 мартта Бөгелмә мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбедә янгынны профилактикалау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Бөгелмәдә һәм районда берничә ел инде яхшы практика гамәлгә ашырыла - социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә, күпбалалы гаиләләрдә, ялгыз пенсионерлар йортларында автоном янгын хәбәрчеләрен бушлай урнаштыру. Бу бүгенге көндә янгынны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Февральдә шундый 10 хәбәр итүчене Спас аваылында урнаштырдылар.

“ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче отряды” янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Евгений Антонов мәгълүматы буенча, Бөгелмә муниципаль районында 2016 елдан 500 йорт хуҗалыгында 1590 янгын хәбәрчесе урнаштырылган.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса