Көз моңланырга сәбәп түгел
Көз нәрсә ул? Бу, барыннан да элек, табигатьнең матурлыгы, алтынга киенгән барлык урманнар. Бу бакчаларда җир эшләрен тәмамлау, уңыш җыюга йомгак ясау вакыты. Көз көне Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Алар дәүләтебез үссен һәм чәчәк атсын өчен күп хезмәт һәм көч куйган кешеләр.
Мәңге бетмәс энергиясе, энтузиазмы, чыдамлыклары өчен рәхмәт йөзеннән Зеленая Роща пенсионерларына авыл мәдәният йортында концерт программасы оештырылды. Сәгать ярым дәвамында сәхнәдән тамашачыларның йөрәгенә үтеп керерлек һәм дулкынландыргыч халык һәм заманча рус, татар җырлары яңгырады,
Кичә ахырында барлык кунаклар чәй эчәргә чакырылды. Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Мөсәгыйть улы Хикмәтов, авыл җирлеге депутаты Вениамин Кириллович Дагаев, чараларның даими иганәчесе Ольга Васильевна Данилова һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре менә инде ничә ел рәттән төрле пироглар һәм тозланмалар белән бай өстәл оештыра.
– Кичә өчен зур рәхмәт әйтәсем килә,-диде Зеленая Роща авылында яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе Роза ханым Мотаһирова, – пенсионерларыбыз адресына әйтелгән барлык җылы сүзләре өчен рәхмәт.
- Ә мин чакыруны алгаяч, клубка барыргамы, юкмы дип уйладым, – дип елмаеп әйтте, Галина Дятлова. - Хәзер бит күбесе үз йортларында утыра, хәтта урамнарда да сирәк очрашабыз. Менә тәвәкәлләдемдә килдем! Бер дә үкенмим.
- Концерт та әйбәт, – дип сүзгә кушылды Раиса Ступко.
– Бу иң мөһимеме? - Роза Шакир кызы кычкырып әйтте. – Иң мөһиме – безнең турыда онытмыйлар! Пироглар булмаса да, барыбер бирегә килер идем! Күптән күрмәгән кешене күрергә, хезмәт еллары турында искә төшерергә, талантлы якташлар белән күрешергә.
Мәдәният йорты фойесында әле озак вакытлар бәхәсләр һәм истәлекләр тынмады…
Ирина Ишкова,
авыл китапханәчесе.
Ольга Бородина Фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа