Кодаш авылында әкиятләр остасы Абдулла Алишны искә алдылар
"Абдулла Алиш –әкиятләр остасы " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
15 сентябрь көнне Кодаш авылы китапханәсендә « Әкият эчендә хикмәт бар» дигән чара уздырылды. Ул татар балалар язучысы, әкиятләр остасы Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланды.
Башта китапханәче Зилә Мәгъдәнур кызы язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте. Шагыйрь-язучы А. Алиш герой-шагыйрь Муса Җәлил белән көрәштәш булган. Бергә концлагерь газапларын кичергәннәр һәм җәзаланып үтерелгәннәр.
Икенче өлештә яшь китап сөючеләр, командаларга бүленеп, язучының әкиятләренә кагылышлы биремнәр үтәделәр,викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара ахырында А.Алишның әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
Шулай ук балалар язучының юбилеена багышланган "Абдулла Алиш –әкиятләр остасы " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Җиһаншина З.М,, авыл китапханәсе китапханәчесе
Фотолар авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа