Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Халыклар дуслыгы яшәсен!

Акбаш мәктәбендә, ТАССРның 100 еллыгын каршылап, гаять үзенчәлекле чара узды.

Халыклар дуслыгына дан җырлый торган чын бәйрәм булды ул.

Мәктәп балалары, ата-аналар, авылда гомер кичерүче ветераннар катнашында узган бу чарада татар, рус, чуваш, мордва җырлары, шигырьләр яңгырады. Милли киемнәргә киенеп, һәр милләт вәкилләре үзләренең милли ризыгын әзерләп алып килгән, һәрберсе үзләренә генә хас булган чәй эчү тәртипләрен күрсәтте. Самавырларның гына да ниндиләре генә юк иде анда, үзе бер тарихи экскурсия кебек булды.

Мәктәп директоры Гөлнур Камил кызы Мадъярова, олыларга да сүз биреп, хатирәләрне яңарттырды. Һәркем балачактан калган истәлекле вакыйгаларны барлады, аларда да бит милли үзенчәлекләр чагыла. Мәсәлән, ком белән ышкый-ышкый, яисә ачы катык белән юып самавыр агартулар кайсы халыкка хас? Әлбәттә, бусы – безнең хатирәләр.

Менә шулай итеп, үзара дус-тату яши торган төрле милләт вәкилләренең – авылдашларның милли ризыкларын авыз итә-итә, тәмле чәйләр эчә-эчә күпме кызыклы истәлекләр сөйләнелде, ә күпме яңа мәгълүматлар белдек! Өлкәннәр белән балаларның шундый уртак чарасын оештырып, мәктәпнең педколлективы бик дөрес эшләгән. Кызыксынучан балалар өчен бу  очрашу бигрәк тә  файдалы иде. Ә без, өлкән буын кешеләре өчен әле ул хатирәләр барлау, әти-әниләр заманына кайтып килү булды.

Абруй НАСЫЙРОВА,

Акбаш авылы

Фото – Рәмилә Гөлкиева альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса