Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Җиргә һәм фермага якынрак

Татарстанда ике көн эчендә 160 тан артык шәһәр кешесе авылда эшләргә теләк белдергән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, быел җәй авыл җирлекләрендә эшләү өчен, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштереп, сезонлы эшкә кешеләр җыюны игълан итте. Әлеге чаралар җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү нәтиҗәсендә, эшсез калучылар артуга бәйле рәвештә, шәһәр халкын сезонлы эш белән тәэмин итүгә ихтыяҗ булуны истә тотып эшләнә.
13 апрельдән башлап, ике көн эчендә 160 тан артык кеше гариза биргән, аларның күбесе – җәмәгать туклануы өлкәсе белгечләре. Кешеләрне эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта. Әгәр элек 400ләп вакансия булса, бүгенге көндә – 530 вакансия. Яшәү, туклану һәм юл йөрү өчен шартлар тудырылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кешеләрне 1 айдан 6 айга кадәр вакытка эшкә алырга әзер. Ихтыяҗ зур булган белгечлекләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эшчеләр, көтүчеләр, төрле эшләр башкаручылар да бар. Узган атнада, әйтик, пешекчеләргә ихтыяҗ арткан. Төрле эшләр башкарырылык эшче кулларга ихтыяҗ аеруча зур – 220, механизатор-тракторчыларга – 95, яшелчәчеләргә – 40, терлекчеләргә 50 урын бар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искә төшерә, эшкә алуны сорап заявка бирү өчен agrokpi.ru/rabota сылтама буенча кереп, башлангыч форма гариза тутырырга кирәк. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет оешмасы хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне индивидуаль тәртиптә карыйлар һәм кирәкле вакансияне сайларга булышалар. Әңгәмә дистанцион формада үткәрелә: өйдән чыгу таләп ителми, ул онлайн-режимда үткәрелә.
Хезмәт контрактлары хезмәткәрнең эш шартлары, яшәү һәм хезмәт хакы буенча хокукларын арытаба күзәтеп тору шарты белән теркәлә. ТР ЦСКС ДБУ операторларының телефоннары: 8 (843) 292-07-59, 8-987-172-04-28.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса