Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Игелек кылсаң – үзеңә

Без – Прогресс авылы китапхәнәчесе, мәктәп укучыларыннан торган волонтерлар, бергәләп, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Дуслык кулын сузыйк” дип аталган акция уздырдык.

 Физик  мөмкинлеге чикле  кешеләргә  аерым игътибар күрсәтүнең бу көннәрдә бигрәк тә кадерле булуын аңлап,  авылдашыбыз  Азат Нәҗмиевнең хәлен белешергә, иркенләп аралашырга дип, өйләренә бардык. Аның һәм ул яшәгән гаиләдәгеләрнең бик актив булуларын, укырга, мәдәни чараларга йөрергә яратканнарын белә идек, шуңа да яңа газеталар, китаплар да алып бардык.  

Алар безне бик жылы каршы алдылар, килүебезгә бик шат булдылар. Мондый очрашу мәктәп укучылары өчен дә бик файдалы булды.   

Миләүшә МИНХӘЕРОВА, 

Прогресс авылы 

Алинә ӘХМӘТОВА фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса