Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмәлеләрнең хезмәтләре сокландыра

2011 елда гаилә крестьян-фермер хуҗалыгы ача – 30 башка якын мөгезле эре терлек асрый.

Әйе, әле 15–20 еллар элек кенә шау-гөр килеп торган авыллар, йөзләнән терлеге булган мал көтүләре ерак үткәндә калды. Бүгенге авылга күз салсак, бу – күбрәк очракта кыйшалып беткән йортлар, карт-корылар, көтүендә булса, 8–9 баш мөгезле эре терлеге белән күз алдына килә. Чыннан да, бүгенге авылларыбыз күбрәк кызгану хисе уята. Шулай да, хәлләрнең бөтенләй үк мөшкел булмавын да билгеләп үтәсе килә. Районда күпләп маллар тотучы гаилә фермалары, крестьян-фермер, шәхси-ярдәмче хуҗалыклар да шактый. Билгеле, аларның батырлыклары, тырышлыклары, бернинди дә киртәләргә карамастан, көнне–төнгә, кышны–җәйгә ялгап эшләүләре, зур соклану хисе һәм хөрмәт уята. Ә бит уйлап карасаң, алар экологик яктан чиста, иң файдалы, натураль продукция җитештерү белән мәшгуль. Алар райондашлары, шәһәрдәшләре һәм барча кешелек файдасына көч куя.   

Шундый сокландыргыч шәхесләрнең берсе – Бөгелмә районының Спас авылында үзенең шәхси-ярдәмче хуҗалыгын тотучы Фидая Фәез кызы Ахунова. Әлеге шәхес фермер буларак кына түгел, ә хатын-кыз, ана, әби буларак та зур хөрмәт уята. Фидая апа 4 бала белән 33 яшьтә тол кала. Ул вакытта олы улына – 14 яшь, кече улына 11 ай гына була. Шул дәвердән бирле ул дилбегәне үз кулында тотып, дөнья көтә. 4 малайны ялгызы тәрбияли, үстерә, аякка бастыра. Бүгенге көндә дә, күптәннән лаеклы ялда булуына да карамастан, балалар, оныклар дип җан ата, алар өчен эшли һәм яши.

Фидая Фәез кызы – тырыш халкы белән дан тотучы Мөслим районы кызы. Тормыш җилләре аны яшь чагында Бөгелмә якларына – Спас авылына алып килә. Апа гомер буе Спас авылында зоотехник булып эшли. Авылда туып-үсеп, шунда яшәгәнгә күрәдерме, аның хуҗалыгы һәрвакытта да терлекләр белән шау-гөр килә. Һәрвакыт 2–3 сыер асрый, мал-туарсыз яшәгән вакыты булмый.

Малларны, эшне яраткан, тырыш ханымның тормыш девизы: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Лаеклы ялга чыккач та, өйдә эшсез утырмый ул. Бүгенге көндә Фидая апа хуҗалыгында 8 савым сыеры, 3 буаз тана, 2 үгез, 3 бозау бар. Бар эшне гаилә вәкилләре үзләре башкара. Төгәлрәге – Фидая апа һәм аның улы Дмитрий Геннадьевич Перцев. Дмитрий барлык авыр эшләрне – азык әзерләү, малларны көтү, карау белән, ә Фидая ханым аларны саву, сөт тапшыру, аны аерту, терлекләрне, кош-кортларны ашату һәм авылдагы тавык чүпләп бетергесез башка эшләр белән мәшгуль.

2011 елда гаилә крестьян-фермер хуҗалыгы ача – 30 башка якын мөгезле эре терлек асрый. Ферма 7 ел эшли. Үткән ел шәхси-ярдәмче хуҗалык булдырып, гаилә фермасын ябалар.

– Гаилә фермасын тоту бик авыр. Мал асрау бит ул шулай ук бик катлаулы эш: фуражын, тозын алырга, дарулары да һәрвакыт кирәк. Мал асрагач, барысы да була. Чирлесе дә, аягын да, җиленен дә авырттыралар. Зоотехник булып эшләгәч, үзем мал табибы да мин. Дәвалау эшен үзем башкарам. Кеше чакырырга кирәк түгел, шунысы җайлы. Сөт җыю проблемасы юк-югын, тик шулай да, аның бәясе бик арзан. Җәй көне Бөгелмә сөт заводына 13–14 сум белән тапшырган идек, хәзер шәхси эшмәкәргә 18 сум белән бирәм, үзләре килеп алып, ун көн саен акчасын биреп торалар, – ди Фидая апа.

Гаилә узган ел шәхси-ярдәмче хуҗалык кысаларында уздырылучы программага кереп, республикадан терлек абзары төзүгә 200 мең акча ала, яңа мал йорты да торгызып куя. Моннан тыш, сыер башына 4әр мең сум акча бүлеп бирәләр.

– Ул вакытта минем 3 сыерым бар иде, мин 12 мең сум акча алдым. Программалар бик әйбәт, ләкин анда керү һәм аны алу бик авыр. Документ мәшәкатьләре, аның артыннан йөрү эше шактый катлаулы. Ә авыл кешесе өчен – бигрәк тә. Гаиләләр хуҗалык эше ачып җибәрергә уйлаган икән, бу өлкәдә каралган программаларга керергә җайлырак булсын иде. Без дә улым белән ул программалар, субсидияләр артыннан бик күп йөрдек. Былтыр субсидия алуда авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Камил улы Исмәгыйловның ярдәме зур булды. Рәхмәт аңа. Авыл Советы кемнең ничек яшәгәнен, күпме мал тотканын яхшы белә бит. Шуңа күрә бу система эше ничектер җиңелләштерелсен иде. Мәсәлән, авыл Советына барлык документларны туплап китереп, алар аша эшләнсә, күпкә җиңел булыр иде. Аның артыннан бөтен кеше дә йөри алмый бит, чыннан да тырышып-тырмашып эшләүче хуҗалыклар, андагы мәшәкатьләрдән куркып, читтә кала, – ди ул.

Киң күңелле, олы йөрәкле Фидая апаның гаиләсе дә ишле. Бүгенге көндә ул 2 улы, 5 оныгы, 1 оныкчыгы өчен шатланып яши. Алай гына да түгел, хәзергесе вакытта 90 яшьлек әнисе дә аның карамагында гомер итә.

Олы җанлы, ярдәмчел, тырыш, һәрвакытта да хәрәкәттә булган Фидая ханым киләчәктә эшләгән эшләренең, тырышлыкларының әҗереп күреп, якыннары хөрмәтенә тиенеп, бәхетле яшәсен иде. Тынгы белмәс, тырыш авыл хезмәтчәннәренә ныклы сәламәтлек һәм бары тик уңышлар гына телисе килә!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса