Бөгелмә районының Спас авылында яшәүче Фәнис Исаев балалар мәйданчыгын мөстәкыйль рәвештә яңартты
Балалар таганын ремонтлау өчен ул үз акчасына такта сатып алган, аларны матур итеп эшкәрткән һәм беркеткән. - Спас балалары яңартылган балалар мәйданчыгына бик шат. Мондый мисаллар игътибарга лаек һәм авылның башка кешеләре өчен үрнәк булып тора, - дип хәбәр итте Спас авыл җирлеге башлыгы Антонина Ишкова.
Антонина Ишкова фотосы