Бөгелмә районында урып-җыю тәмамлана
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әйдәп баручы дүрт авыл хуҗалыгы җәмгыяте кырларында булып, бөртекле культуралар суктырган 21 иң яхшы игенчегә акча сертификатлары тапшырды.
Башта ул “Муса Җәлил исемендәге” җәмгыятьнең игенчелек биләмәләрен карап чыкты. Бу агросәнәгать предприятиесе районда беренчеләрдән булып техниканы язгы кыр эшләренә әзерләгән булган. Игенчеләр язгы культураларны вакытында чәчүгә керешеп, 5 000 гектарга якын мәйданнан игеннәрне урып-җыйган.
– Быел уңыш начар түгел, ә менә һава торышы чираттагы тапкыр сюрприз ясады. Яңгырлар аркасында игеннәрне урып-җыю бераз сузылды. Шуңа да карамастан, без якын арада урып-җыю эшләрен төгәлләргә һәм техниканы кышкы саклауга куярга ниятлибез, - ди районның танылган механизаторы Илдар Шиһапов.
Сүз уңаенда, Илдар үзенең хезмәттәше белән бергә комбайн бункерыннан 1 469 тонна ашлык җыйган.
Чыннан да, кояшлы көннәр аграрийларга югары җитештерүчәнлеккә ирешергә, урып-җыю техникасының, автотранспортның һәм ындыр табакларының өзлексез эшләвен, икмәкне складларга урнаштырырга мөмкинлек бирде.
Һава торышының тотрыклы булуы нәтиҗәсендә соңгы көннәрдә “Рассвет” хуҗалыгы комбайнчылары бөртекле культураларны суктыруда сизелерлек нәтиҗәләргә иреште. Механизатор Алексей Малахов амбарларга – 1 920 тонна, ә Игорь Осколков белән Александр Киденко 1 860 һәм 1 580 тонна ашлык озаткан.
Иң яхшы комбайнчылар арасында “Подгорный” җәмгыятенең алты вәкиле, шулай ук “Северная Нива Татарстан” җәмгыятеннән җиде механизатор бар. Бу хуҗалыкта 6 500 гектар уңдырышлы сөрүлек җирләренә бөртекле культуралар чәчелгән булган. Бүгенге көндә аның яртысыннан артыгы җыеп алынган инде.
- Һава торышы начарланмаса, якын көннәрдә уңышны җыеп бетерәчәкбез, – ди “Нива” комбайнчысы Ринат Мөхәммәтҗанов. - Таңнан төнгә кадәр басуда эшлибез. Техника сынатмый һәм бу - иң мөһиме.
Бөгелмә районы аграрийлары 26 800 гектар мәйданда бөртекле культуралар уңышын җыеп алган инде, финиш сызыгы да ерак түгел. Урып-җыю 26 июльдә башланды. Игенчеләр тәүлегенә уртача 1 500 гектарга кадәр мәйданда уңыш җыялар. Быел район игенчеләре 42 800 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары чәчтеләр, шулардан бөртекле культуралар өлешенә – 27 300, техник культураларга - 4 500 һәм азык культураларына 11 000 гектар туры килде. Барлыгы 69 000 тонна ашлык җыеп алыныр дип көтелә. Аграрийлар уңышның иң югары дәрәҗәсе бер гектар җирдән 25 центнердан да артык булыр дип фаразлый. Узган ел комбайнчылар район буенча уртача бер гектардан 19 центнер ашлык суктырдылар.
– Һава торышы яхшы торганда, урып-җыю эшләрен тиешле темпта төгәлләргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров игенчеләргә премияләр тапшырганда. - Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнә, һава торышы нинди булуга карамастан, сез яхшы нәтиҗәләргә исәп тотарга тиеш.
Сентябрь - контрастлар ае. Әле кичә генә басуда бөртеклелеәр башакланган иде, ә бүген кайбер урыннарда салам да җыеп алынган, агрегатлар туфрак эшкәртүгә керешкән. Игенчеләр алдында тагын бер мөһим бурыч - көзге культуралар чәчү тора.
Сүз уңаенда, фермер хуҗалыклары ихтыяҗлары өчен кышкы чорга 13,5 мең тонна юеш печән һәм 37 000 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер шартлы терлеккә 45,5 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
Сергей БРЮХАЧЕВ
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа