Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авылларда Май чабу гөрләде (+фотолар)

Йолалар дуслаштыра, берләштерә

      Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына ХV гасырга кадәр Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәрдер. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче Язны каршылау бәйрәме - Май чабу барлыкка килә.  

Күп гасырлык традицияләрне чагылдыра, йолалары буыннан буынга тапшырылып килә торган торган бәйрәм. Май чабуны Бөгелмә районы авылларында да киң билгеләп үтәләр. Әйтергә кирәк, күпмилләтле районыбызда яшәүче бар халыклар да аны яратып көтә, кыш озату бәйрәме кебек кабул итә.   

Восточныйда Мәдәният йорты иҗат коллективы зур программа әзерләгән иде. Анда тозлы камыдан әвәләнгән Матрешкалар бизәү, печенье пешерү остаханәләре эшләде, күңелле ярминкә гөрләде. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмгә килгән һәркем матур урыннарда  карточкага төшеп-төшереп кинәнде.  

      Акбашта исә җыр һәм бию коллективлары тамашачыны кинәндерде, традицион “А мы масленку ожидали”, “Ты прощай-прощай, наша Масленица”  җырлары да яңгырады, балаалр чын күңелдән Язны чакырды, әкият геройлары бәйрәмдә катнашкан һәр кешене белен-коймаклар, бубликлар һәм кайнар чәй белән сыйладылар.    

   Яңа Сумароково мәдәният йортында сәхнәләштерелгән уен-тамаша тәкъдим ителде. Биредә бар халык бер булып, кышны “озатты”, “Ручеек”, “Золотые ворота”, “Петушиные бои”, “Кушак” кебек рус халык уеннарын уйнады. Аркан тартышуда балалар да, олылар да рәхәтләнеп көч сынашты. Бәйрәм, гадәттәгечә, карачкы яндырып, бәхетле яз, бәхетле ел теләде  

Подгорныйда бәйрәмдә катнашучылар, барлык традицион уеннарда актив катнашудан тыш, атларда йөреп кинәнделәр.  

Спаста да язның беренче көнендә төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады, әйлән-бәйләнле уеннар башкарылды.  

Иске Исаковода  исә бәйрәмдә катнашучылар кул эше осталарының иҗат җимешләреннән зур, матур күргәзмә оештырылды, ә Иске Сумароковода һәркемне тәмле пироглар, сюрпризлы беленнәр белән сыйладылар.       

Олеся ИШМЕЕВА,  

“Үзәкләштерелгән район клублары системасы” МБУ хезмәткәре    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X