Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авыллар бүгенгесе көнне ничек яши

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә, авыллар бүгенгесе көнне ничек яши икәнен белеп тору өчен, авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясый башлады. Бу юлы Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаевага сүз бирелде.

Авыл составына бүгенге көндә 5 торак пункт керә. Алар: Березовка, Подлесный, Прогресс, Таллы Бүләк һәм Солдат Писмәнкәсе.

Халык саны күп булганлыкка күрә, Березовка авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының вазифасы ул алар белән эшләү.

2018 елның узган айлырында 6 язма мөрәҗәгать килеп ирешкән. 17 кеше авыл җирлеге башлыгы белән шәхси очрашып мөрәҗәгать иткән. Авыл җирлегендә ике балалар бакчасы эшли, анда 110 бала йөри. Березовка башлангыч мәктәбе, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, өч авыл мәдәният йорты, ике китапханә һәм 4 кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Дәүләт программалары ярдәмендә аларның күбесе инде яңа төсмер алган.

Бүгенге көндә 1 035 хуҗалык бар, 2018 елның 1 июленә аларда 216 баш мөгезле эре терлек, 69 баш дуңгыз, 470 баш сарык һәм кәҗә, 2 601 баш кош-корт һәм 6 ат асрыйлар.

8 крестьян-фермерлык хуҗалыгы көн күрә. Аларның барысы да эре мөгезле терлек үстереп сату һәм авыл хуҗалыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнә.

  • Фермерлар дәүләт тарафыннан грант алу мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмый. Быел крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Динар Җамалетдинов – безнең районнан грантка ия булучыларның берсе. “Башлангыч фермер” программасы буенча ул 3 миллион сум күләмендә ярдәм алды. 2017 елда гаилә фермасы төзү программасы буенча – Радик Сафин, 2016 елда шул ук программа буенча Альбина Кожеватовалар ия булды. Шулай ук башлангыч фермерлар Рөстәм Вәлитов, Вячеслав Кожеватовлар – төрле елларда грантка ия булучылар, – дип таныштырып узды авыл җирлеге башлыгы Наталья Меншаева.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фотолар хакимиятнең рәсми сайтыннан алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса