Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авылга кайткан табибларга – 1 миллион 500 мең сум, ә фельдшерларга 750 мең сум биреләчәк

Хастаханәләрне кадрлар белән тәэмин итү – медицина өлкәсендә авырткан урыннарның берсе. Татарстан гына түгел, Россиянең башка төбәкләре өчен дә актуаль бу проблема.

Мәсьәләне чишү юллары, республикада медицина хезмәткәрләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм белән Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Илдар Фатыйхов таныштырды.

Республикада хәзер 47 меңнән артык медицина хезмәткәре исәп­ләнә. Сырхауханәләрдә табиблар белән тәэмин ителеш 85 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта медицина учреждениеләренә 1500 табиб җитми.

Белгечләрне җәлеп итү өчен, Сәламәтлек саклау министрлыгы төрле алымнар куллана, бу мәсьәләдә ведомстволар белән берлектә эш алып бара. Соңгы елларда шәхси клиникалардан дәүләт медицина учреждениеләренә күчкән хезмәткәрләрнең күбрәк булуы да сөендерә. Һәрвакыттагыча анестезиолог-реаниматолог, кардиолог, күз табибы, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кебек тар белгечләр җитми. Дөрес, быел бу һөнәр ияләренең сафлары тулыланган, шулай да кадрларга кытлык мәсьәләсе мөһим булып кала бирә.

2020 ел башына респуб­ли­када 13 716 табиб, 36 мең ­медицина персоналы исәп­ләнә. 2019 ел нәтиҗәләре ­буенча, шәхси клиникаларга 109 белгеч киткән, 153е дәүләт учреждениеләренә кире күчкән. Авылларда фельдшерлар белән тәэмин ителеш 97,5 процент тәшкил итә.

 

Өметле хезмәткәрләрнең берсе – ординатура тәмамлап килгән яшь белгечләр. Киләчәген медицина белән бәйләргә теләгән яшьләр өчен шактый мөмкинлекләр тудырыла: диплом алганнан соң өч ел дәүләт медицина учреждениесендә эшләү шарты белән максатчан программа нигезендә уку; 50гә 50 программасы нигезендә, уку өчен таләп ителгән сумманың яртысын гына түләү каралган, яртысын муниципалитетлар күтәрә.

Авылдагы медицинага да зур игътибар бирелә. Бүген барлыгы 1728 фельдшер-акушерлык пункты исәп­ләнә, аларның 103енә фельдшер җитми. Белгечләрне авылда торак белән тәэмин итү каралган. Бу максатта «Земский доктор», социаль ипотека, арендалы торак программалары уңышлы эшләп килә. Сүз уңаеннан, быелдан авылга эшкә кайт­кан табибларга – 1 миллион 500 мең сум, ә фельдшерларга 750 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтәчәкләр.

1 февральдән Казанда «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале башланып китте. Әлеге чара инде сиге­зенче ел уздырыла. Фестиваль кысаларында, киләчәктә медицина хезмәткәре булырга хыялланган укучыларны төрле квестлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар көтә. Балаларга әлеге чара табиб һөнәре белән якыннанрак танышырга, медицина өлкәсенең серләрен ачарга ярдәм итәчәк.

"Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса