Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авылда эш бар – эшләргә кеше юк

Шул ук атнаны Татар Димскәе авылында авыл җирлеге советының 47нче сессия утырышы узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, Торак-комуналь хуҗалыгы департаменты директоры Ринат Манасыпов һәм Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов Татар Димскәе авыл җирлегенең 2018 елгы эшчәнлегенә анализ ясап үтте. Бүгенге көндә Татар Димскәе авыл җирлеге 4 авылны берләштерә: Татар Димскәе, Райлан, Суык Чишмә һәм Сула. Бакча тотучылар белән бергә 315 хуҗалык исәпләнә, 710  кеше теркәлгән, ә авылда гомер итүчеләрнең саны 462 кеше исәпләнә. 2018 елда  4 бала дөньяга килгән, 15  кеше вафат булган.

Димескәйлеләр хуҗалыкларында барлыгы 91 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 45 башы - савым сыеры; 159 баш сарык-кәҗә, 3 баш ат асрала.

  • Хуҗалыклардагы мал башы кимү  сөт бәясенең елдан-ел арзанаюы, авыл халкының картаюы, яшьләрнең, эш булмыйча, шәһәргә, Себергә эшкә  китүе белән дә аңлатыла. Авыл кешесе бер тапкыр малын бетерсә, икенче ул беркайчан да яңадан мал асрамаячак, бу – аянычлы факт, – дип белдерде авыл җирлеге башлыгы.

Сыерларның баш санын саклап калу өчен узган елда да, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, атларга – 3 000 сум, һәр савым сыерына – 2 000 сум, савым кәҗәсенә 500 сум исәбеннән субсидия  бирелгән. Авыл халкы  145 мең 500 сум акча алган.

  • Эшмәкәр Диана Булгакова үзенең фермасында мөгезле эре терлек: откорма, савым сыерлары асрый. Әлеге хуҗалыкта узган елда 6 100 килограмм ит, 60 тонна сөт җитештерелде. Шулай ук Виталий Сардин Райланда урнашкан фермада савым сыерлары,  откорма үгезләре үрчетү белән шөгыльләнә. Ул 2018 елны 3 миллион сумлык грантка ия булды. Шушы гранд акчаларын яшь таналар һәм буаз таналар алуга тотты. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта барлыгы 35 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Татарстан Республикасы программасы ярдәме белән, мөгезле эре терлекләрнең санын арттыру максатыннан, кече ферма төзүче авылдашлар Яндәш Сатторов һәм Фәнис Хәйбуллин хуҗалыклары да мал башын арттыру өстендә яхшы гына эшләп киләләр, - дип, авыл хуҗалыгы өлкәсе хәлләре белән таныштырып узды Ринат Галләмов.

“Иң авырткан урыныбыз” дип билгеләп үтте авыл башлыгы фельдшерлык акушерлык пункты турында. Чөнки авылда торып, көн дә медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган кеше юк. Озак еллар шушы өлкәдә эшләгән фельдшер лаеклы ялга киткән. Бүгенге көндә медицина пункты атнага өч кенә көн ачыла. Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә төшке ашка кадәр ике фелдьшер килеп йөри. Бу, әлбәттә, өлкән яшьтәге авыл халкы өчен бик зур проблема булып тора.

Эш бар – эшләүче юк. Мәдәният йорты да бүген эшчеләргә мохтаҗ. Бүгенге көндә мәдәният йорты җитәкчесе генә калган. Дүрт вакансия бар биредә. Димскәйлеләр китапханәсез дә калды. Китапханәче лаеклы ялга киткәч, биредә дә эшләргә кеше әлегә табылмаган, шуңа күрә ул бүгенге көндә ябык.

Беренче карашка хәлләр бик мөшкел булып күренсә дә, мәдәният йортында бер генә зур бәйрәм дә узмый калмый. Аларга, беренче чиратта, мәктәп укучылары ярдәмгә килә. Сәләтле димскәйлеләр дә сәхнә түренә менеп, авылдашлары алдында чыгыш ясаудан баш тартмый.

Авылны су белән тәэмин итү дә бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Узган елда җәй көннәрендә йортларга су килми дигән мөрәҗәгатьләр күп булган. Сессия барышында да бу сорауны халык янә күтәрде. Нәтиҗәдә, су башнясы төзергә дигән карарда тукталдылар.

Гомуми төп белем бирү мәктәбенең ремонтка мохтаҗ булу мәсьәләсен укытучылар күтәрми уза алмады. Вахит Гарәфетдинов быел тәрәзәләрен булса да алыштырырга сүз бирде.

Халык җыены азагында озак еллар авылны үстерүгә зур өлеш керткән һәм 2018 елда лаеклы ялга киткән димскәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса