Авыл мәдәният учреждениеләрендә бәйрәм
Яңа ел бәйрәме – балалар һәм өлкәннәр өчен елның иң шатлыклы вакыты.
Яңа ел бәйрәме – балалар һәм өлкәннәр өчен елның иң шатлыклы вакыты. Һәр чарага авыл мәдәният йортларына яраткан Кыш бабай белән Кар кызы килә, алар балаларга бүләкләр һәм тылсымлы әкият бүләк итәләр. Балалар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнәләр: чыршы янында матур итеп шигырьләр сөйлиләр, Яңа ел җырлары җырлыйлар, бииләр. Клуб оешмаларында катнашучылар сәхнәдә үзешчән сәнгатьнең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясыйлар, бәйрәмгә, аның геройларына ышанучыларга Яңа ел могҗизасы бүләк итәләр.
Авыл мәдәният учреждениеләрендә дә массакүләм һәм күңелле чаралар узды. Җиләк-җимеш бистәсендә, Иркен һәм Батыр авылы клубларында, Кече Бөгелмә, Татар Димскәе, Подгорный, Соколка, Прогресс, Березовка, Петровка мәдәният йортларында һәм башка авыл клубы учреждениеләрендә халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Яңа ел чаралары кышкы каникуллар азагына кадәр дәвам итте, барлык авылларда да халыкны сөендерде һәм район клублар системасының барлык структур бүлекчәләрендә дә узды.
О. ИШМЕЕВА, “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе методисты.
О. Садыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа