Акбаш спорт программасы үткәрде
Акбаш күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре балаларның физик сәләтләрен үстерү һәм сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту максатыннан, клуб алды мәйданында спорт программасы үткәрде.
Ул бердәм зарядкадан башланып китте. Яхшы гына шөгыльләнеп алганнан соң, балалар ике колмандага бүленделәр, үзләренә исем һәм капитаннар сайладылар һәм кегли, туп һәм боҗралар ярдәмендә оештырылган эстафеталарда катнаштылар. Яшүсмерләр күңелле мохиттә барлык йөкләмә-биремнәрне зур канәгатьлек белән үтәделәр.
Чара ахырында командалар татлы бүләкләр белән сыйланды.
Елена БАЛБОШИНА, сәнгать җитәкчесе.
Рәмзия Сыраева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа