Татарстанда янә томан төшәчәк
Һава торышы

Татарстанда янә томан төшәчәк

Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә.

Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшәчәк.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәк территориясендә уртача салкын һава торышы булачак.

Чыганак