Татарстанда көчле буран чыгачак
Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Бүген, 2 декабрьдә, иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле буран сакланачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.
Автомобиль йөртүчеләрне юлларда көчле бозлавык булуы турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia