Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте гарасат вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Якындагы тәүлектә Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр көтелә, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, давыл вакытында реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килергә ярамый. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук көчле җилдән йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында качарга киңәш ителми. Давыл вакытында түбәләрдән шифер (һ.б.) кисәкләре очып төшәргә мөмкин.

Әгәр сез табигатьтә булып, җилнең көчәюен сизгәнсез икән, урман яки сулыкта адашмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. 

татар-информ

Фото: Рәмис Нәҗмиев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6