Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда 22 февральдә томан булачак

Республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак, аязган вакытта термометр баганасы 37 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Татарстанлыларны дүшәмбе көнне һава шартларының начараюы турында кисәттеләр.

«Татарстан Республикасы территориясендә 22 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә», - диелә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган  хәбәрдә.

Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем күзәтелми. Юлларда бозлавык хасил була. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба үзгәрә.

Аномаль салкын һава торышы саклана. Шулай итеп, төнлә һәм иртән термометр баганасы -24..-29 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -37 градус көтелә. Көндез һава температурасы -18дән алып -23 градуска кадәр булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса