Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә
Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.
Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә,республикада урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк, шулай ук төбәк юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа