Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.
Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.
Җомгага каршы төндә республика территориясендә, Казанны да кертеп, буран дәвам итәчәк, күз күреме сизелерлек (500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк арада) начарлана. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булачак.
Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык барлыкка килә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа