Синоптиклар Татарстанда буран булачагы турында кисәтә
3 гыйнварда республиканың кайбер районнарында бозлавык булырга мөмкин.
Иртәгә Татарстанда һава торышы болытлы, кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, көндез -7…-2 градус булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа