Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә

Аерым районнарда -28 градуска кадәр салкын булу ихтимал.

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә. Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал.

Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак. 

5-6 декабрьдә төнлә -17дән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр була. Көндез температура -11 градустан да югарырак күтәрелми.

6 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса